28 апрель 2016 яңалыклары
-
Азнакайда китапханәләр төне узды
Ел саен Бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәребез китапханәләрендә "Китапханә төне" уздырыла. Быел ул Кино елына багышланды. Район үзәк китапханәсе "КитапКиномания" дигән программа әзерләгән иде. Ул сугыш чоры китаплары һәм киноларыннан сюжетлар белән башланып китте. Ә сугыш ветераннары Шамил Усманов, Миннехуҗа Габделхаков, Факил Сәлимовның чыгышлары 8 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучыларын...
-
Сарлыда көнбагыш чәчә башладылар
Мәгълүм булганча, бу елда районда нәкъ менә югары табышлы майлы культуралар чүчүгә аеруча игътибар биреләчәк. "Азнакай" АФ" хуҗалыгының Алга бүлекчәсендә районда беренчеләрдән булып, көнбагыш культурасын чәчә башладылар. Яңа башлангыч җиңел түгел, эш барышын күзәтергә республикадан да белгечләр килгән. "Өр-яңа чәчү, эшкәртү, йомшарту агрегатлары кайтты. Игенчеләребез икешәр сменада фидакарь хезмәт куя....
-
Районыбызның ветераннар советы җирлекнең иҗтимагый-социаль тормышында иң активларның берсе
Мөһим кыр эшләре чорында булсынмы, өмәләрдә, яшь буынга әхлакый- патриотик тәрбия бирүдә, спорт һәм мәдәни чараларда - алар һәммәсендә бердәм катнашып киләләр, оештыручылар булып торалар. Оешма эшчәнлеге республикакүләм танылып, күп кенә мәртәбәле бүләкләргә дә лаек булды. Әле шушы көннәрдә аның рәисе Миргасим Кәримов ветераннар хәрәкәтен җәелдерүдә активлыгы өчен Россия ветераннар...
-
Тымытык мәктәбендә Тукай юбилее шаулап-гөрләп узды
Районыбызда татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның юбилей көннәре истәлекле чаралар белән билгеләп үтелде. Шигырь бәйрәмнәрендә, төрле конкурсларда безнең Тымытык урта мәктәбе укучылары да бик теләп катнаштылар. 11 нче сыйныф укучысы Йосыпов Рамазанга шагыйрьнең юбилей елы аеруча зур уңышлар китерде. Ул Г. Тукайның "Яшь агач" мәсәле белән Әлмәттә уздырылган "Театр как...
-
Дублер көне. Җитәкче булу җиңелме?
Бүген районыбыз мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары - иҗтимагый лидерлар, уку алдынгылары, булачак һөнәрләрен инде сайлап куйган егет-кызлар әнә шул сорауга җавап эзләде. Районыбызда ел да уздырыла торган Дублер көне быел да аларның район Советында җитәкчеләр белән очрашу-танышуыннан башланып китте. Аннары инде алар белән хакимияттәге бүлекләргә, оешма-предприятиеләргә - эш урыннарына таралдылар....
-
Редация почтасыннан. Күңелебезгә ял булды.
Күптән түгел без 6 нчы урта мәктәптә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында узган "Халкым теле шиңми торган чәчәккә тиң" дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә кунак булдык. Аны мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Гатауллина, башлангыч сыйныфлар укытучысы Флера Идрисова, педагог-оештыручы Хасилә Хәсәншина оештырганнар. Укучыларның татар телендә матур итеп сөйләшүләренә, сәнгатьле...
-
30 апрельдә янгын сагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Азнакай гарнизоны үз гомерләрен куркыныч астына куеп, утка каршы көрәшүче, кыю, тәвәккәл 220 хезмәткәрне берләштерә. Быел гына да алар дистәдән артык күләмле янгыннарны сүндерүдә катнаштылар, халык арасында профилактик чаралар уздырып, бәла-казаларны булдырмый калдыруда зур өлеш керттеләр.
-
“Йолдызлык” фестивалендә Азнакайның “Бәхет” һәм “Фантазия” вокаль ансамбльләре беренче урынны яулады
"Пирамида" күңел ачу үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Созвездие - Йолдызлык-2016" эстрада сәнгате телевизион фестиваленең гала-концерты узды. Анда республиканың 43 районыннан 4600 конкурсант катнашты. Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхет" (җитәкчесе - Н.Шәрифуллина) һәм "Фантазия" (җитәкчесе - Э.Шәйхуллина ) вокаль ансамбльләре үз номинацияләрендә беренче урынны яуладылар.
-
Азнакай районында мәктәпкәчә белем айлыгы игълан ителә
Районда мәктәпкәчә белем айлыгы игълан ителә. Ул балалар бакчаларының уңай эш тәҗрибәсен өйрәнү, педагогларны, ата-аналарны бу өлкәдәге үзгәрешләр белән танышыруны максат итеп куя. Айлык кысаларында 26-28 апрельдә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре арасында "Дублер көне" узачак. Ә 5 майда 17.30 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәгендә ата-аналар өчен "Ачыклык. Сыйфат. Үсеш" дигән...
-
28 апрель көнне 14.00 сәгатьтә Азнакай район һәм шәһәр Советлары утырышы уздырыла
Азнакай район һәм шәһәр Советлары депутатлары игътибарына! 28 апрель көнне 14.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында (Ленин ур., 22) Азнакай район һәм шәһәр Советлары утырышы уздырыла. Район Советының оештыру бүлеге
-
Азнакайда бетон заводы ачылды
Районыбызда эшмәкәрләргә ярдәм максатыннан, төрле очрашулар, киңәшмәләр уздыру матур традициягә әйләнде. Кагыйдә буларак, андый очрашуларда район җитәкчелеге һәм алар белән эшләүче оешма-предприятие вәкилләреннән кала, республикадан да вәкилләр катнаша. Чәршәмбе көнне шундый очрашуларның чираттагысы Балалар иҗаты үзәгендә үтте. Очрашуны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы вәкиле...