28 апрель 2014 яңалыклары
-
"МАЯК" газетасы йортыгызга яхшы хәбәрләр генә китерсен
"Маяк" газетасы үз укучылары белән һәрчак элемтәдә тора.
-
Азнакайның Яшләр паркында һәм Кара елга буена агачлар утыртылды
"Урман утырту көне"нә багышлап 26 апрельдә уздырылган табигатьне саклау республика акциясендә шәһәрдәге хезмәт коллективларыннан 100 дән артык кеше катнашты. Алар Болгар урамындагы 36 нчы йорт яныннан агучы Кара елгачыгы ярлары буена 200 төпкә якын миләш, каен үсентеләре утыртты. 28 апрель көнне әлеге мәслихәтле эшне яшьләр дәвам итте - шәһәр мәктәпләре...
-
Афиша: Азнакайда узачак 1 Май бәйрәмендә концерт та, ярышлар да була
1 майда 10.00 сәгатьтә Ишкәев исемендәге балалар паркында Яз һәм хезмәт бәйрәме узачак. АФИША: 1. Ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр, кызлар катнашында җиңел атлетика эстафетасы. 2. 80 килограммга кадәрле һәм аннан югары авырлыктагы ир-атлар, 75 килограммга кадәрле һәм аннан югары авырлыктагы хатын-кызлар арасында кул көрәше (армрестлинг). 3. Гер спорты. (Үз авырлык үлчәмнәрендәге...
-
Быел Азнакайда малайлар кызларга караганда күбрәк туган
Кеше туганнан башлап, фани дөньяга күчкәнгә кадәр ЗАГСка аның "эше" төшә, ягъни бу бинага аяк басмаган кеше юктыр ул. Ни дисәң дә, белешмә-кагәзь дигәннең һәрчак кирәге чыгып куя. Язы-сызу тормышыбызга үтеп кергәннән бирле бүгенге көнгәчә ЗАГС бүлегенең асылы шул калса да, эш ысуллары елдан-ел үзгәрә, камилләшә бара. Бүлек җитәкчесе Элфинур...
-
Актүбә бистәсендә Дублер көне узды
Муниципаль районда "Дублер көне"н уздыру моннан ике ел элек, Җирле үзидарә көнен булдыру турындагы Россия Президенты Указы нигезендә башланып киткән иде. Актүбә бистәсендә аның быелгысы 21 апрельдә узды. Әлеге чараның төп максаты булып өлкән сыйныф укучыларын җирле үзидарә органнары, бюджет учреждениеләре, ЖКХ хезмәтләре үзенчәлеге, аларның җәмәгатьчелек оешлалары белән үзара хезмәттәшлеге...
-
Актүбә бистәсенең “Сударушка” ансамблен Казан тамашачысы үз итте
Рус җырларын башкаручыларның "Батырлыкка безне "Катюша" рухландырды" исемендәге VII республика конкурсының өч турында да уңышлы чыгыш ясап, Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты каршында эшләүче "Сударушка" халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Юрий Хвалеев) Казан шәһәрендә буласы гала-концертта катнашу хокукына ия булган иде. Ул 22 апрель көнне башкалабызның "Ак Барс" Яшьләр үзәге...
-
Азнакай янгын сүндерү частьләре быел юбилейларын каршылый
...Аҗдаһа авызыннан чыккан кебек, зур ут ялкыны көчәйгәннән-көчәя. Ул тирә-яктагы күршеләргә дә үрмәли. Аның артыннан көйгән күмер өемнәре генә пыскып кала. "Карактан кала, уттан берни дә калмый", - диләр шул. Дөнья малы табылыр ул. Ә менә кеше гомерен кире кайтарып булмас. Радужная урамы, 3 нче йорт фатирында чыккан янгын төтене...
-
Тымытык авылы Мәдәният йортында Шигърият бәйрәме гөрләп узды
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнендә Шигърият бәйрәме Тымытык авылы Мәдәният йортында да гөрләп узды. -Мәдәни, милли традицияләр нәкъ менә авыл җирлегендә саклана да инде. Саный китсәң, авылда әллә никадәр талантлар яшеренеп ята. Менә мондый чараларда алар тагын да ныграк ачылып китә, - ди Тымытык авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Раушания...