28 март 2014 яңалыклары
-
Азнакайда санитар-экологик икеайлык игълан ителде
1 апрельдән 31 майга кадәрге чорда санитар-экологик икеайлык игълан ителә. Эшләр шактый: үзебез яшәгән биләмәләрдә, урам, ишек алларында, паркларда, балалар һәм спорт мәйданчыкларында тәртип урнаштырасы, теләсә-кайда ясалган чүплекләрне юк итәсе, зиратларны чистартасы, чәчәкләр өчен урыннар әзерлисе, утырту өчен агач үсентеләре юнәтәсе, елга-инеш буйларын, чишмәләрне җыештырасы... Азнакай-уртак йортыбыз, аны тагын да...
-
Азнакайның үзәк урамнарында чокырларны ямау эшләре башланды
Язга чыккач, кар гына түгел, асфальт юллар да "эри" башлый. Машина белән чокыр-чакырларны саный-саный, тәгәрмәчләр һәм нервлар эштән чыгып бетә. Газетаның узган санында җитәкчеләрнең бу уңайдан мәсьәләне кискен куйганлыгы турында укыган идек. Ремонт эшләре кайсы урамнарда планлаштырыла икән, шул хакта беләсе килгән иде. Рәсил Мәрданшин Әлеге хат уңаеннан без шәһәр...
-
Азнакай халкына “бер тәрәзә” принцибы буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелә
2011 елның җәендә Азнакайда оештырылган, ул вакытта республиканың башка төбәкләрендә аналогы булмаган "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк" (МФЦ) узган өч елга якын вакыт эчендә шәһәр һәм авыл халкы арасында ихтирам казанырга өлгерде. Аның директоры Илвира ПУЗЫРЕВА белән бүгенге әңгәмәбез - әлеге үзәк эшчәнлеге хакында. - Илвира...
-
Сугыш ветераны Яхъя Газизуллин Бөек Җиңүне Маньчжуриядә каршылаган
1943 елның гыйнвары. Бөгелмә шәһәреннән "теплушка"ларда (сәкеле вагоннар, салам түшәк) Ерак Көнчыгышка барабыз. Юл гаять ерак булып чыкты. Поезд 2-3әр көн туктап тора. Шул ара эчендә хәрби күнегүләр үтәбез, урман тирәсендә булсак, утын әзерлибез, мунча да кереп алабыз. Һәм менә, ниһаять, Монголиягә килеп җиттек. Чой-бал-сан шәһәрендә безне хәрби гаскәрләргә бүлгәләделәр....
-
Азнакай терлекчеләре малларны май башына кадәр җәйге лагерьларга күчерәчәк
Районыбыз хуҗалык-ларында тәүлегенә 97700 кг сөт җитештерелә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 487 кг га күбрәк. Хуҗалыкларда бер сыердан уртача савым 12,7 килограмм тәшкил итә. Ә менә "Марс" ҖЧҖндә бу күрсәткеч 16,5, " Таллы Бүләк" АХҖКда -13,5, "Тукай" ҖЧҖндә-13,2, "Кәлимуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгында һәр сыердан тәүлегенә уртача 12,9 килограмм...
-
Азнакай бакчачылары орлыкларын барлый башлады
Яз җитүгә бакчачылар төрле яшелчә, чәчәк орлыкларын барлый башлый. Бигрәк тә аларның куллану вакытына игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, кайбер культуралар озак саклана, кайберләре бер-ике елдан соң уңыш бирми. Орлыкны үзе әзерләүчеләр бар. Ә сатып алганда түбәндәгеләрне күз уңыннан ычкындырмагыз: орлык пакетында аны җитештерүче оешманың адресы, культураның исеме, сатуга чыгарылу вакыты,...
-
Азнакайда бильярд ярышлары үтте
Азнакайның "Оазис" бильярд клубында танылган якташыбыз, Бөек Ватан сугышы каһарманы Канәгать Газизуллин истәлегенә багышланган чираттагы бильярд ярышлары үтте. Аның исеме, кылган изге гамәлләре күпләргә яхшы таныш. Ул ике Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, Дан орденнары кавалеры, дистәгә якын сугышчан медаль иясе булган яугир иде. 33 ел буена күмәк хуҗалык рәисе...