27 декабрь 2016 яңалыклары
-
Фирдәвес, сине чын күңелдән алтын - 50 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз!
Мәгърур Чатыр тау итәгенә урнашкан Аю (Уразай) авылында Мөгаздәмә һәм Васыйл Закировлар гаиләсендә уртанчы бала булып зәп-зәңгәр күзле бер малай дөньяга килә. Аңа Фирдәвес дип исем кушалар. Ул бик тырыш, зиһенле, игелекле бала булып үсә. 15 яшеннән Минзәлә педагогия училищесына укырга китә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан егет Әгерҗе авылында...
-
«Татспецтранспорт» ИИК» Азнакай технологик транспорт идарәсе ҖЧҖ профсоюз комитеты, ветераннар советы ветераннарын юбилейлары белән тәбрик итә.
«Татспецтранспорт» ИИК» Азнакай технологик транспорт идарәсе ҖЧҖ профсоюз комитеты, ветераннар советы: Солтанов Җәүдәт Нургали улын - 85 яшьлек юбилее белән, Хәлиуллин Фәндәс Гыйлаҗ улын - 80 яшьлек юбилее белән, Хаернасов Нил Кәбир улын - 75 яшьлек юбилее белән, Сабитова Бриллиант Габдулла кызын - 55 яяшьлек юбилее белән, Фазуллин Илдар Хәмзә...
-
Сәгыйдуллина Оркыя Сәгыйдулла кызын 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.
"Азнакай май заводы" коллективы, ветераннар советы Сәгыйдуллина Оркыя Сәгыйдулла кызын 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык, бәхет, җан тынычлыгы, күтәренке кәеф тели. Гомерне бит еллар билгеләми, Яшәү дәрте булсын күңелдә. Сәламәтлек, шатлык-куанычлар Килеп торсын сезгә һәр көндә.
-
Сәйфиева Альбина Мөхтәр кызын туган көне котлыйбыз!
Мәсгут авылында туып, хәзерге вакытта Яңа Юл бистәсендә гомер итүче кызым, тормыш иптәшем, сөекле әниебез, әбиебез Сәйфиева Альбина Мөхтәр кызының туган көне. Гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яшисең син. Безне дә үзең кебек итәгатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп...
-
Юбилеең белән, Энҗе Әхмәдулловна!
Бу көннәрдә редакциябезнең иң өлкән ветераннарының берсе Вәлиева Энҗе Әхмәдулла кызының 85 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Ул гомеренең бик күп елларын "Маяк" газетасында иҗади эшчәнлеккә багышлаган. Җаваплы да, ике телне дә тирәнтен белүне таләп иткән тәрҗемәче хезмәтен башкаруы өстенә иҗтимагый эшләр дә йөкләнгән аңа. Аның үзешчән сәнгатьтә катнашып, сәхнәдәге чыгышларын...
-
Азнакай шәһәре прокуратурасы интим хезмәтләр сайтларының 41ен ябуны таләп итә
Ведомство таләбе судта карала. (Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Азнакайда шәһәр прокуратурасы акчага интим хезмәтләр тәкъдим итә торган 41 сайтны блокадалауны таләп итә, диелә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәрендә. Гражданнарда, шул исәптән балигъ булмаганнарда, сексуаль юнәлешле хезмәтләр алырга һәм күрсәтергә теләк тудыра торган мәгълүмат тарату законсыз. Прокуратура күрсәтелгән сайтларны блокадалауны таләп...
-
Азнакайлылар игътибарына. Яңа елдан Татарстанда балалар бакчасына түләү артачак
Балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә йөргән өчен ата-аналар 2017 елның 1 гыйнварыннан уртача 8 процентка күбрәк түләргә тиеш була. (Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). 2017нче елның 1нче гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү арта. Ата -аналар балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә йөргән өчен 8 процентка күбрәк түләргә тиеш була. Түләү суммасы...
-
Татфондбанкта кертемнәре булган халыкка ярты көн эчендә 18,8 млрд сум акча түләнгән
43,8 мең кешегә акчаларын кире кайтарганнар. Акча түләү өч ай дәвам итәчәк. (Казань, 27 декабрь, «Татар-информ ) Бүген көндезге сәгать 12 ләргә гәвами акционерлык җәмгыяте (АСВ) банк агентлары Татфондбанкта акчалары булган физик затларга 18,8 млрд сум күләмендә акча түләп өлгергән. Ул иминиятләштерелгән акчаның 35 процентын тәшкил итә. Бу турыда Дәүләт...
-
Президент чыршысында Азнакайдан 40 бала катнашты
Казанда "Татнефть-арена" спорт комплексында узган Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә районыбыздан 40 сәләтле бала катнашты. Яңа ел кичәсе Г.Андерсенның "Кар патшабикә" әкиятенә нигезләнеп эшләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланды. Яшь героиня Гөлшат чынбарлыкны виртуаль тормышка алыштырган энесе Камилне эзләде. Бик күп сынаулар, авырлыклар кичереп, дустана патша һәм патшабикә, әдәпсез юлбасарлар, усал сакчылар...
-
Азнакай район башлыгы нәниләргә бүләк өләшә. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ
Бу көннәрдә мәгариф, мәдәният учаклары бәйрәм авазыннан гөрләп тора. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 3 нче "Айсылу" балалар бакчасында Яңа ел тамашасында катнашып, нәниләргә бүләкләр өләште. Ул ил-көннәрнең тыныч, имин булын, һәр гаиләгә бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек теләде. Резеда Шәрипова
-
Азнакайлылар игътибарына. Шартлаткыч куллануның үз тәртибе бар
Яңа ел алдыннан төрле шартлаткыч, салют һәм петардаларны куллану янгын чыгу ихтималын күпкә арттыра. Пиротехник эшләнмәләрне куллануның үз кагыйдәләре бар. Аларны сәнәгать комплексы, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергия белән тәэмин итү объектларыннан 500 метр ераклыкта гына кулланырга ярый. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кеше күп йөри торган урыннардан, автомобиль...
-
Гражданлык, муниципаль, дәүләт хезмәтендәгеләргә пенсиягә чыгу өчен стаж күләме арттырыла
Дәүләт хезмәтендә булучыларның пенсия яше дә 60 яшьтән 65 яшькә кадәр арттырыла. (Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Дәүләт, гражданлык һәм муниципаль хезмәттә булучыларның пенсиягә чыгуы өчен эш стажы күләме арттырылды. Моңа бәйле закон проекты бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында кабул итте. Моңа кадәр дәүләт, гражданлык һәм муниципаль...
-
Яшел чыршы, балкып торчы. ФОТОРЕПОРТАЖ
Шәһәребезнең Татарстан мәйданында купшы чыршы, кардан эшләнгән әкият геройлары, боз корылмалары, уен аттракционнары әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итеп, үзенә тартып тора. 23 декабрь, җомга көнне үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Ул Кыш бабай һәм Кар кызлары парады белән башланып китте. Алар белән бергә әйлән-бәйлән уены бигрәк тә күңелле булды....
-
Азнакайның иң яшь хоккейчылары Бөтенроссия турнирда катнашты. ФОТОРЕПОРТАЖ
23-25 декабрь көннәрендә Актаныш районында 2009-2010 елгы спортчылар арасында хоккей буенча Бөтенроссия турнир үтте. Әлеге ярышларда Азнакайның "Соколы", Актанышның "Лачын-1", "Лачын-2", Ижау өлкәсенең Можга шәһәреннән "Луч" командасы составында алты дистәгә якын яшь хоккейчы чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, якташларыбызның әле мондый турнирларда беренче тапкыр гына катнашуы. Таңсылу Саниева