27 октябрь 2014 яңалыклары
-
Марсель Шәйдуллин оешма җитәкчеләренә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәрьяклы адреслы ярдәм күрсәтүне таләп итте
9 Май - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы тантанасына да санаулы айлар калып килә. Бу уңайдан районда шактый гына чаралар комплексы алып барылса да, башкарасы эшләр дә шактый икән әле. Узган атна азагында предприятие, оешма, учреждение, агросәнәгать тармаклары җитәкчеләре, муниципаль берәмлек һәм авыл җирлекләре башлыклары белән уздырган утырышта муниципаль...
-
Азнакайның ата-аналары акча җыюга үз фикерләрен әйттеләр
7 октябрьдән мәктәпләрдә укучыларның ата-аналарыннан акча җыюны тыючы закон гамәлгә керде. Әлеге уңайдан без азнакайлыларның фикерен белештек. Айгөл: -Мин бу законны бик хуплап бетермим. Әйтик, өстәмә дәфтәрләр ул баланың үсеше өчен кирәк. Шулай ук спектакльләргә класс белән бергәләп бару күпкә отышлырак. Мондый чаралар, бердән, балаларны берләштерә, икенчедән, аерым барганга караганда...
-
Азнакайда бер атна эчендә ашыгыч ярдәм станциясенә 469 мөрәҗәгать булган
Бер атна эчендә генә дә ашыгыч ярдәм станциясенә 469 мөрәҗәгать булган. Көтелмәгән очрак туып 25 кеше зыян күргән, аларның 3се - юл хәрәкәтендә. 22 кеше төрле травмалар алган. Һава торышының тотрыклы тормавы да сихәтлеккә тәэсир итә: 5 кешедә инфаркт булган. Салкын тиеп авыручылар саны - 95, монсы да фасыл үзгәрү...
-
Азнакайның “Ак калфак”гы эчкечеләрне туры юлга бастыра
Быелның тугыз аенда "Приют" үзәгенә 674 исерек китерелгән. Аларның 30 проценты - хатын-кызлар. Бу факт беребезне дә битараф калдырырга тиеш түгел. "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының чираттагы киңәшмәсендә проблеманың кискен торуы ассызыкланды. Эчүчелек белән шөгыльләнгән аналар, гаиләләр белән эшчәнлекне җанландыру буенча фикер алышынды, бурычлар куелды.
-
Азнакайда диспансерлаштыру тәмамлануга бара
Халыкны диспансерлаштыруның быелгы кампаниясе инде тәмамлануга бара. Мәгьлүм булганча, аны мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисы булган 21 һәм аннан өлкән яшьтәге гражданнар (1915, 1918, 1921, 1924…1987,1990, 1993 елларда туган кешеләр) үтә. Диспансерлаштыру еш кына үлемгә яисә инвалидлыкка китерә торган авыруларны ачыклауны максат итеп куя. Безнең илдә мондый авырулар исемлегенә йөрәк-кан тамырлары,...
-
Узган атнада Азнакай район биләмәсендә 13 җинаять эше теркәлгән, 9 эш ачылган
. Ленин урамындагы "Компьютер дөньясы" кибетендә видеокүзәтү чарасы һәм каравылчы булмауны белеп алган билгесез кешеләр, төнлә тәрәзә аша кереп, аннан 230 мең сумлык оргтехника һәм 11 мең 300 сум көнлек керемне урлыйлар. Кеше юклыктан файдаланган Тымытык авылы кешесе шәхси йортка керә һәм эленеп торган куртка кесәсеннән "Рено" автомобиле ачкычын урлый,...
-
Азнакай кешесе капиталь ремонттан соң вентиляциянең эшләмәве турында хәбәр итте
Гурьянов урамы, 3а йортында яшәүче Р. Әшрәфуллин капиталь ремонттан соң вентиляциянең эшләмәве турында "Маяк" газетасы редакциясенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге уңайдан торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты муниципаль унитар оешмасы җитәкчесе Руслан Мөхтәсимов имзасы белән түбәндәге эчтәлектәге җавапны алдык: "Әлеге торак йортта Рәфкать ага Әшрәфуллинның сыйфатсыз капиталь ремонт үткәрелү турындагы мөрәҗәгате...
-
“Авыл укытучысы” бәйгесендә Азнакайдан Лилия Шакиртянова өченче урынны яулаган
Инде хәбәр итүебезчә, "Мәгариф" журналы оештырган "Авыл укытучысы" бәйгесендә Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шакиртянова өченче урынны яулады. Аның иҗади портретын хезмәттәшләре менә ничек сүрәтли. Үзе дә, укучылары да сынатмыйлар Укытучыны тиккә генә кояшка тиңләмиләр. Кояш җирне җылыткан кебек, укытучы да бала күңелен...