27 май 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар, өегездә ясалма чәчәкләр тотмагыз
Экстрасенслар, өйдә өч төрле әйбер тотарга ярамый, ди. Аларча, ясалма чәчәкләр, ватык табак-савыт, иске киемнәр начар энергетика биреп тора. Пластмасс чәчәкләр генә түгел, алоэ гөлен дә өйдә тотмавың хәерле икән. Ватык табак-савыт һәр өйдә диярлек бар. Бераз гына китеге булганнарын чыгарып атарга жәл. Фен-шуй тәгълиматы буенча нәкъ менә шул китек...
-
Азнакай шәһәр прокуратурасы хәбәр итә
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан торак-коммуналь хуҗалыгы закончалыкларының сакланышын тикшерде. Тикшерү барышында бер ТСЖда кулланучыларның коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты белән бәйле мөрәҗәгатен караганда закончалыкларның сакланмавы, яки гариза кергәннән соң өч эш көне дәвамында җавап бирелмәве ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТСЖ җитәкчелегенә закончалык бозу очракларын бетерү буенча гариза кертелде. Азнакай шәһәр прокуратурасы
-
Азнакайда машинасын урлаулары турында ялган хәбәр биргән азнакайлыга карата җинаять эше ачылган
Узган атнада Азнакай полиция бүлегенең дежур бүлегенә бер ир-ат "Киа-Рио" машинасын урлаулары турында хәбәр итә. Тикшерә торгач, транспорт чарасының урланмаганы ачыклана. Баксаң, ир кеше үзе исерек килеш машинага утырып, Азнакай-Актүбә юлында юл кырына әйләнеп капланган була. Машина урлау турында ялган хәбәр биргән иргә карата җинаять эше кузгатылган.
-
“Марс” хуҗалыгында чәчүне дә беренче бетерделәр, сөтне дә күп савалар
- Бүгенгесе көнне чәчүлекләрне тәрбиялибез, чүп үләннәренә каршы көрәшәбез, - хуҗалыкның баш агрономы Ирек Абдуллин. - Башка еллардан аермалы буларак, симәнәләрне амбарда колибрлап, биологик препаратлар белән эшкәртеп, күпчелек культураларны ашлама белән чәчәргә тырыштык. Көзге бодай, арышны гербицидлар белән эшкәртеп, тукландырдык. Алар бик яхшы торышта. Киләчәктә мул уңыш алырбыз, дигән тулы...
-
Бүген Азнакайда беренче БДИ
Бүген 27 майда Азнакай чыгарылыш сыйныф укучылары өчен беренче зур сынау - география һәм әдәбияттан бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Шулай ук тугызынчыны тәмамлаучы 651 укучы өчен дә кызу урак өсте башланды.
-
“Татнефть”нең хезмәткәрләре һәм эшләмәүче пенсионерлары арасында иҗади бәйге игълан ителде
"Татнефть"нең структур тармаклары һәм аның карамагындагы җәмгыятьләр хезмәткәрләре һәм эшләмәүче пенсионерлары арасында иҗади бәйге игълан ителде. 6 июньнән 7 июльгә кадәр Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда (Нефтьчеләр урамы, 38 йорт) барган сәнгать эшләре күчмә күргәзмәсендә якташыбыз - рәссам Владимир Маторинның эшләре дә урын алган. Бу күргәзмәгә килгән һәркем үзенә охшаган эш...