27 май 2014 яңалыклары
-
Марсель Шәйдуллин китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Әлеге уңайдан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районыбыздагы барлык китапханәчеләргә, биредә эшләп чыккан хезмәт ветераннарына котлауларын җиткерде. - Китапханәләрдә акыл һәм каләм ияләренең күп гасырлар буена язылып килгән хезмәтләре тупланган. Ә китапханәчеләр элек-электән иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни чараларны оештыру һәм үткәрүдә башлап йөрүчеләр, халыкта матур әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүчеләр булганнар....
-
Юл һәлакәтенә очраган Азнакай мотоциклистының аягы ампутацияләнә
23 май көнне төнге 2 сәгать 50 минутта Бөгелмәгә чыгу юлында мотоцикл белән идарә итүче азнакайлы юл кырына "оча". Юл һәлакәтенә очраучының сул аягы ампутацияләнә.
-
Азнакайда үтерелгән ир-ат гәүдәсен базга күмеп куйганнар
21 май көнне эчке эшләр бүлегенә берәү шалтыратып, Азнакай районы Кәтем авылындагы бер йортта үле кеше гәүдәсе булу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Урынга чыгып, оператив-тикшерү эшләре алып барганда, йорт базында ир-ат гәүдәсе табыла. Әлеге егетнең 10-11 май көннәрендә йорт хуҗалары белән спиртлы эчемлекләр куллануы ачыклана. Бераздан ике арада низаг туа....
-
Азнакай муниципаль хезмәткәрләренең керемнәре турында мәгълүмат районның рәсми сайтында урнаштырылды
Узган атнада район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов, хокук саклау органнары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, район башкарма комитетының идарә һәм бүлекләре, район Советының бүлек начальниклары да катнашты. Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Людмила Гурьянова 2013 ел өчен район һәм шәһәр бюджетларының...
-
Азнакайда сәләтле балаларга «Чулпан-2014» премиясен тапшырдылар
Сәләтле балаларны үстерүгә районыбызда игътибар зур. Әледән-әле төрле бәйгеләр, грантлар үткәрелә. Шуларның берсе - "Чулпан" премиясен тапшыру да матур традициягә әверелде. Уналты номинация буенча узган әлеге конкурста иң яхшы укучылар, лидерлар, яшь хокук сакчылары, техниклар, конструкторлар, спортчылар, музыкантлар, биючеләр, журналистлар, эшмәкәрләр, туган якны өйрәнүчеләр, яшьләр остазы бүләкләнде. [ФОТОРЕПОРТАЖ] -Сәләтле балалар...
-
Укытучы–ветеран Гөлчәчәк Газизова өендә һәр укучысы – кадерле кунак
Укытучы булу һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел. Мәктәптә эшләү өчен укучыларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, кайгы-шатлыкларын уртаклашырга һәм, әлбәттә, ныклы белемле булырга, кешеләр белән уртак тел таба белергә кирәк. Безнең беренче укытучыбыз Гөлчәчәк Газизова нәкъ шундый кеше. Минзәлә педучилищесын тәмамлап, әле генә кулына диплом...
-
Азнакайда сыер савучылар һәм орлыкландыру осталары бәйгесе узды
Районыбызда ел саен сыер савучылар һәм сабанчылар бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Бүген, 27 майда "Кәримов Ф.Р" КФХ җәйләвендә сыер саву һәм мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру осталары бәйгесе узды. Сыер савучылар арасында "Кәримов Ф.Р" КФХдан Галина Мелихова һәм көтүне тулыландыру технологы Илсөя Хөсәенованы уздыручылар булмады. Алар беренче урынга чыктылар....
-
Былтыр эшсез азнакайлыларга 22 миллион сумнан артык социаль түләүләр бирелгән
Узган ел җирлегебездә яшәүче эшсез гражданнарга социаль түләүләргә 22 миллион 654 мең 135 сум акча тотылган. Хокук саклау органнары, прокуратура һәм мәшгульлек үзәге - барсының бергәләп эшләве нәтиҗәсендә ялган юл белән эшсезлек буенча пособие алып яткан гражданнар фаш ителеп, республика бюджетына 77 мең сумнан артык акча кайтарып алынган. Әлеге төр...