27 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Казанда “Татарстан гүзәле-2016” матурлык конкурсы финалчыларын бүләкләделәр
Диләрә Ялалетдинова «Мисс Россия» конкурсы финалында Татарстан данын яклаячак Кичә кич "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында«Татарстан гүзәле» XVIII республикакүләм матурлык конкурсының финалы узды. Анда 14-22 яшьлек Татарстанның иң матур 28 кызы катнашты. "Татарстан гүзәле" титулына Казаннан 18 яшьлек Диләрә Ялалетдинова ия булды, ә "Казан гүзәле" - Казаннан 21 яшьлек Софья Мостафина....
-
Ярлыларга айлык акча түләү мәсьәләсе карала
КПРФ депутатлары Россия Дәүләт Думасына шул хактагы канун проекты әзерләп тапшырган. Алар март аеннан башлап аз керемле Россия халкына азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган товарларга айлык акча түләү мәсьәләсен күтәрә. Әлеге акча ярлылык чигендәге, төгәлрәк әйткәндә керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булучылар өчен бирелергә, айлык социаль түләү күләме яшәү минимумы...
-
Азнакай медицинасы тагын да яхшырачак
Медицина ярдәме күрсәтүне тагын да яхшырту, хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм гомер озынлыгын арттыру максатларын күздә тоткан 2016-2020 елларга районның сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү программасы проекты эшләнде. Ул үз эченә күптөрле максатчан бурычларны - профилактик эшчәнлекне активлаштыру, сәламәт тормыш алып баруны тудыру, авыруларга каршы көрәш чараларын җәелдерү,...
-
Якын дустыбыз Зарипов Наил Малик улын юбилее белән тәбриклибез!
Якын дустыбыз Зарипов Наил Малик улын чын йөрәктән кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәме - юбилее белән тәбриклибез. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, Фәйрүзә белән бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Гыйнвар салкыннарында...
-
Татарстан кызы хәрби хезмәткә җыена
Түбән Кама хәрби комиссариатында гадәти булмаган хәл: кыз кешене армиягә җибәрергә җыеналар. Шуңа да хәрби хезмәткә чакырылучы бер ел хезмәткә түгел, ә килешү буенча алыначак. Түбән Кама технология көллиятендә йөзләгән кыз укыса да, бүген төп игътибар Инга Шуйскаяга юнәтелгән. Инга башкалар кебек хатын-кыз сериалларын да яратып караучы түгел, гүзәл затларга...
-
Зарипов Наил Малик улын күркәм юбилее белән коллегалары котлыйлар!
Хөрмәтле хезмәттәшебез Зарипов Наил Малик улын күркәм юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез.Тормыштан тәм һәм ямь табып, яңадан-яңа куанычлар белән, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп яшәргә насыйп булсын. Гел шулай олы йөрәкле, ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Һәр яңа көн бәхет алып...
-
Азнакайда “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете хатын-кыз күзлегеннән” конкурсы үткәрелә
Ел саен республикабызда "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете хатын-кыз күзлегеннән" конкурсы үткәрелә. Районыбызда аның муниципаль этабына әзерлек башланды. Оештыру комитетының чираттагы утырышында әлеге бәйгедә катнашырга лаеклы гүзәл затларыбыз һәм ир-егетләр арасыннан кандидатлар тәкъдим ителде. Конкурсны 29 гыйнварда яңа Мәдәни үзәктә уздырырга планлаштыралар. Анда җиңүчеләр 12 февральдә Әлмәт шәһәрендә үтәчәк зона турында...
-
Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова вафат
Кичә, 26 гыйнварда, Татарстан һәм Башкортстан халкы әйтеп бетергесез зур югалту кичерә. Әле күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган җырчы Вәсилә Фәттахова арабыздан китте... Уфада яшәүче Вәсилә Фәттахова бала тудыру йортында бала тапканда җан биргән, диелә. Вәсиләнең язмышы бик аянычлы булды. Ул яшьли ятим калып, сеңлесен үстерде....
-
Чаллыда өч мәктәп укучысына "дуңгыз гриппы" диагнозы куелган
Грипп һәм кискен тын юлы авыруы белән интегүчеләр саны арту сәбәпле, Чаллыда карантин игълан ителүе турында алдан хәбәр ителгән иде инде. Тагын бер күңелсез яңалык - шәһәрнең өч мәктәп укучысы "дуңгыз гриппы" эләктергән. Йогышлы авырулар хастаханәсендә үткәрелгән лаборатория тикшерүе шундый нәтиҗә чыгарган. Үсмерләрнең икесен бирегә үз участокларындагы балалар табибы җибәрсә,...
-
Дәүләт хезмәткәрләренең отпускысына үзгәрешләр кертелгән
"Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәте турында" Федераль законның 46 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Әлеге закон нигезендә дәүләт хезмәткәрләренә чираттагы ялларын билгеләү тәртибе билгеләнә. Дәүләт хезмәткәрләренең чираттагы минималь еллык түләүле яллары 28 календарь көн тәшкил итә. Чираттагы ял 28 календарь көннән арткан очракта, аны киләсе елга күчерү мөмкинлеге каралган. Гомуми кагыйдәләр...
-
Азнакайның фермаларында фән казанышларын кулланалар
Бүгенге көндә азнакайлылар 93 тонна сөт сава. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3 тоннага күбрәк. Әмма Азнакай терлекчеләре якын арада көнлек сөт савып алуны 100 тоннага кадәр җиткерү бурычын куялар. Хуҗалыкларда атна саен узучы семинарлар да терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру максатында, үзара тәҗрибә уртаклашу һәм булган проблемаларны чишүгә юнәлдерелгән....