26 декабрь 2014 яңалыклары
-
Азнакайда “Чыршы” операциясе уздырыла
Яңа ел алды көннәрендә «Азнакай урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе, эчке эшләр бүлеге һәм ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә, "Чыршы" операциясе уздыра. Патруль төркемнәре урман эчендәге, шәһәр һәм торак пунктларына илтә торган юлларда күзәтчелек итә. Хәзерге вакытта рөхсәтсез ылыслы агач кисүчеләргә карата җинаять һәм административ җаваплылык күпкә кырысланды. Штраф бәясе җинаятьнең кайсы...
-
Террорчылык куркынычы барлыгына шик туганда телефоннар буенча шалтырата аласыз
Террорчылык иминлек өлкәсендә зур куркыныч тудыра. Бер-беребезгә игътибарлы һәм сак булыйк! Террорчылык куркынычы барлыгына шик туганда 8 (843) 231-45-55 яки 8 (843) 231-45-45 (Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Федераль хезмәт иминлеге Идарәсе), 8 (843)292-64-09; 112 (МЧС); 8 (843) 291-20-02 (ТР коткару һәм хокук саклау органнарының ышаныч телефоны) телефоннары буенча шалтыратуыгыз...
-
Азнакайда юл йөрү кагыйдәсен кызлар яхшырак белә
ДОСААФ автомәктәбе базасында юл хәрәкәте яшь инспекторларының 18 отряды арасында "Куркынычсыз тәгәрмәч" дип исемләнгән район конкурсы уздырылды. Аны ЮХИДИ бүлекчәсе, ДОСААФ автомәктәбе һәм Балалар иҗаты үзәге оештырды. Әлеге чараның максаты балалар катнашындагы юл-транспорт имгәнүләрен киметү, юл йөрү кагыйдәләре буенча мәктәптә алган белемнәрен ныгыту иде. Конкурс программасы "Юл йөрү кагыйдәләрен иң...
-
“Шартлы хөкем ителүче-Әҗәтле” операциясенә йомгак ясалды
Быел ноябрь аеның икенче яртысында, Татарстан биләмәсендә беренче тапкыр буларак, җинаять-башкару инспекциясе һәм суд приставлары хезмәте хезмәткәрләре берләштерелгән "Шартлы хөкем ителүче-Әҗәтле" операциясе уздырганнар иде. Күптән түгел генә аңа йомгак ясалды. Опепациядә 5 суд приставлары хезмәте һәм 3 җинаять-башкару инспекциясе хезмәткәре катнашты. Җинаять-башкару инспекциясендә суд карары буенча әҗәтле дип табылган 31...
-
Азнакайда 600 нче бала теркәлде
Дөньяда бала туудан да шатлыклырак вакыйга юктыр. Карина һәм Әнис Низаметдиновлар гаиләсендә ул икеләтә бәйрәм төсен алды: уллары Эдвард Азнакай шәһәренең 600 нче гражданины булып теркәлде. Мондый вакыйганы ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда үткәрү күркәм традициягә әверелде. Низаметдиновларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кайнар тәбрикләп, бүләкләр тапшырды. - Бала туу...
-
Балаларның ялы хәвефсез узсын
Быел район юлларында булган 5 юл-транспорт вакыйгасында 5 бала тән җәрәхәтләре алды. Кагыйдә буларак, балигъ булмаган балалар катнашындагы юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактлары мәктәпләрдәге каникул көннәренә туры килә. Бу балаларның күпчелек вакытларын урамда уздырулары, бигрәк тә кыш көне машина йөри торган юл янында төрле куркыныч уеннар белән мавыгулары нәтиҗәсендә килеп...
-
Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында тантаналы шартларда 27 “студентка” дипломнар тапшырылды
Халык юкка гына: "Беләкле - берне, белемле бишне егар" дип әйтмәгән шул. Көннән-көн законнар үзгәреп, эштә таләпләр артып торганда бөтен яктан да тирән белем кирәк. Ә инде халык белән турыдан-туры эшләүче авыл җирлекләре башлыклары, сәркәтипләренә бигрәк тә. Менә шул хакыйкатьне аңлап, моннан ике ел элек муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин...