26 декабрь 2013 яңалыклары
-
Азнакайлыларны бәйрәм ярминкәсенә чакырабыз!
28 декабрь - шимбә көнне Азнакай шәһәренең Сөембикә урамында Яңа ел бәйрәменә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Бу көнне агропредприятиеләр, шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр, сәүдә оешмалары киң ассортиментта үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Килегез! Күңелле музыка, җырлар да сезгә бәйрәм кәефе өстәр. Башлана 8.00 сәгатьтә.
-
Бәйрәм көннәрендә Азнакай почтасы ничек эшли?
31 декабрьдә барлык почта бүлекчәләләренең дә эш вакыты бер сәгатькә кыскара. 1, 2, 7 гыйнварда барлык бүлекчәләр дә ял итә. 3, 4, 5 һәм 8 гыйнвар көннәрендә почта бүлекчәләре билгеләнгән график буенча эшли. 6 гыйнварда эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көннәрендә пенсия, пособиеләр бирү РФ Пенсия фонды региональ бүлекләренең...
-
Муниципаль берәмлекләренең VIII съездында Азнакай муниципаль районы җитәкчеләре катнашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың тотрыклы үсешендә зур мәгънә салган муниципаль берәмлекләренең VIII съездында Азнакай муниципаль районы җитәкчеләре, Актүбә бистәсе һәм авыллар биләмәләре башлыклары да катнашты. Район җирлегендә иң яхшылардан саналган Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева съездда чыгыш ясады. Аның белән бу хакта газетабызның алдагы санында тәфсилләбрәк сөйләшербез. Янә бер...