26 июль 2015 яңалыклары
-
Бүген Азнакай диңгезчеләре митингка җыела
Кайчандыр дөнья океаннарын гизгән ир-егетләребез ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә Россия Хәрби Диңгез Флоты көне уңаеннан бәйрәм митингына җыела. Әлеге тантаналы чара быел "Татарстан" мәйданында 10.00 сәгатьтә узачак. Җиңү мәйданындагы мемориалга хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташ диңгезчеләребез истәлегенә чәчәкләр дә куелачак.
-
Алмалар чәчәк атканда
Галия аның белән танышканда урамда яз, алмалар ап-ак чәчкәдә иде. Гөрләвекләрнең җыры күптән тынса да, күңелләрне язгы хисләр җилкетә. Кызлар, егетләр клубка, кичке уенга җыелдылар. Егетләр арасында, елмаеп, бер чит егет тә басып тора иде. Кызлар әлеге егеткә карап, чош-пош килеп, нидер сөйләшеп тә алдылар. Галия кыяр-кыймас кына аңа күтәрелеп...
-
Туганнар табышты
Җиде яшенә җиткәнче ул үзенең тәрбиягә алынган бала булуын белми яши. Кагулар, михнәтләр кичереп үссә, бәлки уйланган да булыр иде, әмма аны тәрбиягә алган калмык милләтле әтисе, татар хатыны әнисе аны ярата, үзләренекедәй күреп үстерәләр. 1961 елда гаилә Азнакай районының бер авылына кайтып урнаша. Әмма сер сандыкта ятмый диюләре дөрестер,...
-
Ятимлек, ялангачлык...
Әтиләрен фронтка алгач, алар әниләре кулында 4 бала, әбиләре кала. Әниләре Бәйрәкә сырхауханәсендә эшли. Бирегә сугыш кырыннан яралыларны кайтарып тутыралар. Хезмәткәрләр урманга утын әзерләргә дә йөри. Шунда Миңнесорурның өстенә агач авып, ат чанасына салып кайтаралар. 3 айлык сабыен хаста әниләре янына әбиләре имезергә йөртә. Алты көннән әниләре гүр иясе була......
-
Геологлар белем өсти
"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте структур бүлекчәләренең 88 геология хезмәткәре "Нефть һәм газ табу геотехнологияләре" нефть һәм газ бизнесы Мәскәү институтының һөнәри хәзерлек модульле программасы буенча белем алдылар. Сер түгел, геологлар нефть һәм газ чыгаруда үз позицияләрен тота беләләр һәм әледән-әле белемнәрен күтәрүгә зур игътибар итәләр. Укулар һөнәри осталыкны күтәрү һәм...