26 май 2014 яңалыклары
-
Азнакайда унберенче сыныйфлар өчен соңгы кыңгырау чыңлады
Мәктәп еллары бик озын кебек булса да, чыгарылыш баскычына җиткәч, унбер ел бер мизгел кебек кенә тоела. Шулчагында гына белем һәм тәрбия биргән газиз мәктәбең, укытучыларың, сыйныфташларың никадәрле җаныңа якын, кадерле икәнен төшенәсең. Ә соңгы кыңгырау чыңы, күзләргә яшь элеп, ваемсыз балачагың иленнән олы тормыш юлына очарга вакыт җиткәнен искәртә....
-
Азнакай 5 нче мәктәбендә Владимир Дрягалов истәлегенә мемориаль такта ачылды
Бүген Азнакай 5 нче урта мәктәбендә Владимир Дрягалов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Район һәм шәһәр җитәкчеләре, ветеран-укытучылар өч дистә елдан артык гомерен шушы мәктәп белән җитәкчелек итүгә багышлаган Россия Федерациясе мәгариф отличнигы, ТАССРның атказанган укытучысы турында якты истәлекләре белән уртаклаштылар, аның мәктәп һәм район тарихында тирән эз калдыруын билгеләп үттеләр....
-
Бүген Азнакайга эшлекле визит белән Энгель Фәттахов килде
Бүген Азнакайга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килде. Ул "Нефтемаш" заводы тәкъдим иткән модульле балалар бакчасы проекты белән танышты. Министр проектның очсызлыгын һәм тиз арада сафка бастырырга мөмкинлеген ошатты, шул ук вакытта тагын да оптимальләштерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Проект республика Президенты тарафыннан хупланса, модульле...
-
Азнакай укучылары Халыкара яшь башкаручылар фестиваль-бәйгесендә җиңү яулады
"Чаллы дусларын җыя" исемеле VIII Халыкара яшь башкаручылар фестиваль-бәйгесенең "Халык инструментлары: соло" номинациясендә Әмин Шакиров (укытучысы - И.Шакирҗанова) I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Владислав Бакин (укытучысы - Л.Латыйфуллина) "Тынлы инструментлар: соло" номинациясендә I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Шулай ук Азнакайның «Огоньки» коллективы Халыкара яшь башкаручылар фестиваль-бәйгесенең лауреты булуы хакында...
-
Азнакайның унынчы сыйныф укучылары хәрби хәзерлек курсларына китте
Бүген Азнакай гомумбелем бирү мәктәпләренең унынчы сыйныф укучылары биш көнлек хәрби хәзерлек курсларына китте. Хәрби өйрәнүләрне алар Чемодур авылы биләмәсендә Алферовка авылы янәшәсендә палаткалы шәһәрчектә үтә. Булачак солдатлар кыр шартларында тәүге хәрби сынау-чыныгу алачак.
-
Азнакайда төнлә урамда йөргән бала өчен ата–анасы җавап тотачак
Тиешле закончалыклар нигезендә әти-әниләр үзләренең балаларын тәрбияләүдә зур җаваплылык тоталар. Алар баланың сәламәтлеге, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында даими кайгыртучанлык күрсәтергә тиешләр. Әлеге закончалыклар сакланмаган очракта әти-әниләргә кисәтү, административ штраф салынырга мөмкин. Әти-әниләр, балалар тәрбияләү белән шөгыльләнүче педагоглар, мәгариф, сәламәтлек, социаль хезмәт күрсәтүчеләр балаларга аеруча каты мөнәсәбәт булганда, РФ...
-
Әбүнәче көннәре Азнакай районы авылларында да узачак
Билгеле булганча, 15 майдан 30ына кадәр почта бүлекчәләрендә Әбүнәче көннәре бара. Аның кысаларында "Маяк" газетасы да һәр атнаның пәнҗешәмбесендә Әбүнәче көне уздыра. Мондый акцияләр авылларда да үтәчәк. 2014 елның беренче яртыеллыгына матбугатка яздыру нәтиҗәләре буенча почтальоннарны да бүләкләү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, Азнакай почтамтының беренче почта бүлегендә эшләүче Әлфия Галиева республика...
-
Бүген Азнакай эшмәкәрләре һөнәри бәйрәмнәрен каршылый
Эшмәкәрлек белән инициативалы, бизнесны алып бару өчен үзләрендә зур җаваплылык тойган, тәвәккәл, тырыш кешеләр шөгыльләнә. Россия эшмәкәрләре көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районыбыз эшмәкәрләренә үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерә. "Безнең районда кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен бар уңайлыклар да бар. Эшмәкәрләр районыбыз икътисадын үстерүдә, халыкны эш урыннары белән...