26 апрель 2017 яңалыклары
-
Азнакай шәһәренең "Чатыр тау арена" залында яшь үсмерләр арасында “Көрәш" буенча республика турниры узачак
13 май көнне Азнакай шәһәренең Чатыр тау арена залында яшь үсмерләр арасында "Көрәш" буенча республика турниры узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә. Барыгызны да чакырып калабыз, рәхим итегез!
-
Актүбә бистәсендә районның иҗтимагый активистлары катнашында “Түгәрәк өстәл” узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Туган якның матурлыгын ачтык. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Китапханәләрдә быел "Китапханә төне" акциясе "Яңа укылыш" дигән девиз астында узды. Әлеге уңайдан үзәк китапханәдә Азнакай шәһәренең 30 еллыгына багышланган эчтәлекле программа төзелде. Туган якны өйрәнү бүлегендә "Шәһәребез урамнары ни сөйли", якташ язучыларыбыз иҗатын яктырткан "Районның әдәби картасы" әдәби сәгатьләре дә кызклы узды. Шәһәребезнең 2, 6, 7 нче мәктәпләре укучылары...
-
Тукай кичәсе күңелләрне рухландырды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мәдәният йортына якынлашуга, колакка сихри моң ишетелә башлый. "Тәфтиләү", "Син сазыңны уйнадың", "Зиләйлүк". Бу җырлар йөрәкләргә үтеп керә, күңелләрне иркәли. Ишектән килеп керүгә, сиңа түрдән Тукай карап тора. Аны авылның һәвәскәр рәссамы Сирин Кадыйров иҗат иткән. Өстәлләрдә балалар ясаган рәсемнәр, шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырылган. Бөек Тукаебызга багышланган тамашаны үзешчәннәр "Бәйрәм...
-
“Азнакайнефть” идарәсе ветераннары ничек яши? Редакциядә кунакта – ветераннар оешмасы рәисе Мисбах Мәсәлимов. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакайның Татарстан мәйданында “Туган тел” җыры яңгырады
Татарстан мәйданында "Дөньяның барлык телләрендә җырлана торган җыр" дигән флеш-моб үтте. Ул Г.Тукай туган көнгә багышланды. Балалар, мәктәп һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре бергәләп "Туган тел" җырын башкардылар.
-
Азнакай районы авылларында буйдак егетләрне, кияүгә чыкмаган кызларны барлыйлар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Кәкре Елга авылында район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, якын-тирәдәге авыл җирлекләре башлыклары, җәмәгатьчелек активистлары катнашында халыкның эшлекле активлыгын арттыру һәм башка проблемаларны хәл итү юнәлешендә эшлекле сөйләшү, фикер алышу булды. Әйе, бүген буйдак егетләрне, кияүгә чыкмаган кызларны, имин булмаган гаиләләрне... дә барлыйлар. Бу хакта тулырак язманы "Маяк" газетасыннан укырсыз.
-
Азнакайда Шигърият бәйрәме узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Тукай туган көнне азнакайлылар зур бәйрәм итеп билгеләп уздылар. Ул Тарсус паркы каршындагы Тукай һәйкәле янында башланып китте. Биредә районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр, яшь каләмчеләр, сәнгатькәрләребез чыгыш ясады. Муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов ил һәм республика күләм бәйгеләрдә җиңү яулаган яшь иҗатчыларга бүләкләр тапшырды. Аннан соң әдәби-музыкаль кичә...
-
Балалар һавага тынычлык шарлары һәм күгәрченнәр очырдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
«Игелеклелек паркы»нда укучылар өчен Җиңү көненә багышланган тематик чара узды. Балалар кызыклы уеннарда катнаштылар, Бөек Ватан сугышына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, үзләренең әби-бабайлары турында сөйләделәр. Соңыннан күкләрнең аяз һәм тыныч булуын теләп, һавага Җиңү символы бәйләнгән шарлар һәм кәгазь күгәрченнәр очырдылар.
-
“Маяк”ка – Рәхмәт хаты
Үзенең битләрендә гаилә, анда әти-әнинең ролен, балалар тәрбияләү темаларын даими яктыртып килгән "Маяк" газетасы "Гаилә һәм Россиянең киләчәге" Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, РФ Президенты каршындагы балалар мәнфәгатьләрендәге милли стратегияне тормышка ашыру координацион советы әгъзасы, "Ана изгелеге" Бөтенроссия программасының попечительлек советы рәисе Н.Якунина имзалаган Рәхмәт хатына лаек булды.
-
Азнакайда чернобыльче гаиләгә торак сертификаты тапшырылды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген "Акчарлак" ресторанында Чернобыль авариясен юк итүдә катнашкан азнакайлыларны хөрмәтләделәр. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов бер гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификат тапшырды. Тагын шундый ике гаилә чиратта тора. Сәнгатькәрләребез кунакларга иң матур җырларын бүләк иттеләр.