26 февраль 2016 яңалыклары
-
Азнакайда хәрби-патриотик айлык бара
Февральдә районыбызда хәрби-патриотик айлык узды. Анда мәктәп укучылары актив катнаштылар. Алар үзләренә беркетелгән ветераннарга шефлык ярдәмнәре күрсәтелләр, аларны Ватан сакчылары көне белән тәбрикләделәр. Ә 24-26 февральдә «Бердәм Россия» байрагы астында «Ватанны саклыйк» дигән шигарь белән Азнакай-Ютазы-Баулы-Бөгелмә маршруты буенча чаңгычылар десанты оештырылды. Данис Мусин җитәкчелегендә биш спорт ветераны-чаңгычы Азнакай 1 нче...
-
“Маяк” икенче урынны яулады Азнакай судьясы Сания Ибраһимова – “Ел судьясы” исеменә лаек булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика судьяларының ХI конференциясе үтте. Анда "Ел Фемидасы" бәйгесендә Азнакай районында чыгып килүче үзебезнең "Маяк" газетасының икенче урынны яулавын хәбәр иткән идек инде. Конференциядә шулай ук "Иң яхшы һөнәр иясе" бәйгесенә дә йомгак ясалды һәм анда Азнакай шәһәр суды 3 номинация буенча иң яхшылар рәтенә...
-
Көчле зат исемен аклыйсыңмы?
Хатын-кыз күңелендә йөрткән чын ир-ат нинди була икән ул? Ватанны саклаучылар, ир-егетләребез көне алдыннан гүзәл затларыбызга әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек. Луиза ханым: - Иң беренче чиратта ир кеше асыл затларны хөрмәт итәргә, яратырга, кимсетмәскә, рәнҗетмәскә тиеш. Хатын-кыз күзлегеннән чыгып караганда "көчле зат" исемен чын мәгънәсендә акласын ул. Бу...
-
Азнакай ветераннарына кадер-хөрмәт
Район җитәкчелеге сугыш һәм тыл ветераннарын истәлекле даталар уңаеннан тәбрикләүләрне дәвам итә. Шушы көннәрдә генә район башлыгы Марсель Шәйдуллин Актүбәдә яшәүче сугыш яугире, 1 төркем инвалид Мөвагыйз ага Сабировны туган көне белән тәбрикләргә барды. Мөвәгыйз ага Кызыл Армия сафларына 1942 елның 27 апрелендә алына. Пулеметчы булып бик күп җирләрдә хезмәт...
-
Азнакайның метематика укытучылары белем бирүнең сыйфатын яхшырту хакында киңәштеләр
Азнакай 3 нче мәктәбе базасында математика укытучыларының район семинар-практикумы узды. Анда катнашучылар башта 3 нче мәктәп укытучысы Әлфия Фәттахованың 6 нчы сыйныфта ачык дәресен карадылар, аннан гимназия укытучысы Альбина Гобәйдуллина мастер-класс бирде. Укытучылар бу дәресләргә анализ ясадылар, математика фәнен укытудагы проблемалар хакында сөйләштеләр. Шулай ук укучылар башлангыч звенодан төп звенога...
-
Азнакайның иҗтимагый Советы халыкны кабул итә
Районның иҗтимагый Советы (җитәкчесе Әнәс Исхаков) халык белән власть арасын тоташтыручы күперләрнең берсе булып тора. 1 марттан Совет үзенең халыкны иҗтимагый кабул итү эшен кабаттан яңартып җибәрәчәк. Райондашларны кабул итү иҗтимагый Совет әгъзалары тарафыннан һәр сишәмбе көнне 13.15 - 16.00 сәгатьләрдә Ленин урамы, 23 адресы буенча оештырыла.
-
"Евровидение"дә быел татар җыры яңгыраячак
"Евровидение"дә Украина җырчысы Кырым татарлары хакында җыр башкарчак. "Евровидение" музыкаль бәйгесендә Украина данын чыгышы белән Кырым татары булган Сусана Җамалатдинова яклаячак, сәхнәдә ул Җамала исеме белән чыгыш ясый. "Евровидение"дә җырчы "1944" дип исемләнгән җыр башкарырга ниятли, композиция Кырым татарларын депортацияләүгә багышлана. Моңа кадәр Җамала конкурсның илкүләм сайлап алу турында җиңеп...