26 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Иртәгә Азнакайда Кышкы автослалом-2018 ярышлары узачак - ВИДЕОБОНУС
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) 27 гыйнвар көнне Азнакайның ипподром территориясендә автомобиль ярышлары үткәрелә. Анда теләге булган һәркем үз көчен сыный ала. Машиналар класслап бүленеп узышачак. Катнашучыларны теркәү - 8.00, ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. Сез дә автоузышларга килегез!
-
Быел Татарстанда 28 күпфункцияле мәдәни үзәк төзеләчәк
Төзелешкә республика бюджетыннан 282 миллион сумга якын акча бүленә. (Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). 2017 елда Татарстанда барлыгы 2600 урынга исәпләнгән 31 күпфункцияле мәдәни үзәк төзелгән. 2018 елда да әлеге программа буенча төзелешләр дәвам итәчәк. 28 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Бу максатларда республика бюджетыннан 281,89 миллион сум акча бүленәчәк....
-
ОБЖ курсы буенча Азнакайда ел укытучысы дип Руслан Салифов танылды
Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында "ОБЖ курсы буенча ел укытучысы" республика конкурсының муниципаль туры узды. Конкурсантлар үз фәннәре буенча ачык дәрес бирделәр һәм иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр. 5 нче урта мәктәпнең ОБЖ педгог-оештыручысы Руслан Салифов җиңүче дип танылды һәм ул Зәй шәһәрендә узачак зона турында районыбыз данын яклаячак.