25 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайда Әнвәр Баһаветдиновны искә алу кичәсе узачак
27 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә «Чатыр-тау арена» универсаль спорт комплексында көрәш буенча республика турниры узачак. Ул Азнакай тарихында тирән эз калдырган легендар шәхес Әнвәр Баһаветдинов истәлегенә багышлана. Бу көнне шулай ук Мәдәният йортында 13.00 сәгатьтә Әнвәр Бәдретдин улын искә алу кичәсе дә узачак.
-
Азнакайның Туйкә авылында каз өмәсе узды
Авыл җирлегендә каз-үрдәк, тавык-чебеш үстермәгән кеше юктыр. Уңган хуҗабикәләр алар итеннән нинди генә ризык әзерләми: каклаганын дисеңме, ысланганын, пешкәнен... Һәр туй табынының бизәге булып түргә пар каз "менеп кунаклый". Районыбызда кош-корт үрчетүне бизнеска әйләндергән һәм аннан шактый гына керем алучы эшмәкәрләр дә бар. Элек-электән авылларда көзен каз өмәләре үткәрү йоласы...
-
Шартлаткыч булуы ихтимал булган шикле әйберләргә юлыксагыз, нәрсә эшләргә?
Үтеп китмәгез 02 номерына шалтыратыгыз, яки полициягә мөрәҗәгать итегез. Телефон аша тыныч сөйләшергә тырышыгыз. Үз исемегезне, кайда, нәрсәгә тап булуыгыз турында әйтегез Шикле нәрсәләргә беркайчан да кагылырга ярамый Шикле әйбергә кайда гына тап булсагыз да, сезнең бурыч - бары тик табылдык турында хәбәр итү. Үз белдегегез белән берни дә эшләмәгез....
-
Азнакайда тагын бер шагыйрә туды
Туган ягыбызның табигате матур, халкы тырыш, сәләтләргә бай. Бүген район үзәк китапханәсендә узган Сәрвәр Хәнипованың иҗат кичәсеннән соң тагын бер кат Азнакаебыз өчен горурланып куйдым. Соң булса да, уң булсын диләр бездә. Шигърияткә алтынчы дистәсен түгәрәкләгәннән соң гына килсә дә, Сәрвәр ханымның йөрәгендә иҗат ялкыны балаларга туган телебезне укытканда ук...
-
Азнакайда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бик күп чаралар үткәреләчәк
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына дәүләт һәм җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү. Ел саен әлеге дата җирлегебездә зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, айлык итеп уздырыла. Быел ул 15 ноябрьдән алып 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу, үзенә күрә, инвалидларны...
-
Бүген хәрби чакырылыш вакытында гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатында халык өчен “Кайнар линия” телефоннары эшлиячәк
Хәрби чакырылыш вакытында гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатында 25 ноябрьдә 9.00-17.00 сәгатьләрдә халык өчен "Кайнар линия" телефоннары эшлиячәк. Сезнең сорау-мөрәҗәгатьләргә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм республиканың Хәрби комиссариаты вәкилләре җавап-аңлатмалар бирәчәк. Шалтырату өчен телефоннар: 8 (843) 236-40-17, 8 (843) 236-89-15, 8 (843) 236-40-62.