25 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай районында мобиль ветеринар пунктлар эшли башлады
Азнакай районында дәүләт программасы нигезендә Чалпы, Кәкре Елга, Тымытык авылларында ветеринария пунктлары (бинада) ачылган иде. Ә киләчәктә андый бәхет Актүбә бистәсе һәм Урманай авылы халкына да елмаячак. Ә менә сентябрь аенда районыбызда шәхси хуҗалыкларга, крестҗян-фермер хуҗалыкларына хезмәт күрсәтүче участок мобиль ветеринария пункты да эшли башлады. Шундый машина пәнҗешәмбе көнне Стәрле...
-
Азнакайда беренче сыйныфлар өчен бәйрәм узды
Быел районыбызда беренче тапкыр парта артына 745 бала утырды. Балалар иҗаты үзәге мәйданында җомга көнне алар өчен күңелле бәйрәм узды. Чараны алып баручылар викториналар аша укучыларның белемнәрен сынадылар, алардан яхшы укырга дип ант кабул иттеләр. Укучыларны белем иленә ныклы аяк басулары белән район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин,...
-
Якташыбыз Илдус Гыйләҗевның Татарстан китап нәшриятында «Ихлас тойгылар» дигән яңа җыентыгы дөнья күрде
Анда шагыйрьнең соңгы еларда иҗат иткән шигырьләре тупланган. «Тәҗрибәле остазлар раславынча, иң яхшы әсәр үз күңелеңне укып языла. Менә шуңа күрә Илдус Гыйләҗев шигырьләре белән танышканда, авторның рухияте дә бөтен тулылыгы белән күз алдына килә», - ди яза Зиннур Мансуров китапка күзәтүендә.
-
Җан аваз! Азнакайлылар, табигатьне пычратып, авыл халкын рәнҗетмәгез
Без - табигать балалары, җәй буена саф һавалы, чиста сулы урман-болыннарның мул җимешләрен, дару үләннәрен җыеп, үзебезгә ел буена җитәрлек шифа, энергия алабыз. Аллага шөкер, тирә-юньдә мохитебезне пычратып утырган зур-зур заводлар да юк. Ходай биргән табигый нигъмәтләрдән файда алып, куанып яшәп кенә ятасы да бит югыйсә... Юк шул, бөтен көтүне...
-
Якташыбыз Республика ярышында катнашты
21-22 сентябрьдә «Агрофирма "Лениногорская"» ҖЧҖ базасында республика сабанчылары бәйгесе үтте. Анда Азнакайдан "Марс" хуҗалыгының алдынгы механизаторы Радик Шәймиев катнашып, Азнакай данын яклады.
-
Чубар Абдул мәктәбендә мәдәни дәрес узды
Чубар Абдул урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Мәдәни кеше булыгыз!" дигән чара үтте. "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге"н тапшыру тантанасыннан соң, китапханәче Гөлназ Майорова көндәлекнең укучыларга республикабызның, районыбызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәге турында сөйләде. "Татарстаныбыз буйлап мәдәни сәяхәт", "Китап -...