25 июль 2017 яңалыклары
-
Котлыйбыз Мирмиев Азат Малик улын!!!
Хөрмәтле Азат Маликович! Сезне туган көнегез - 55 яшьлек юбилей белән тәбрикләп, иң якты һәм ихлас теләкләр юллыйсы килә. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, һәр көнне елмаеп, сөенеп каршы алырга язсын! Без Сезгә саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Сезнең яныгызда һәрвакыт үзегезне хөрмәт итүче якыннарыгыз, туганнар, тугры дуслар булсын. Сезгә...
-
ЧҮП ЯНДЫРУ ЗАВОДЫ ТАБИГАТЬКӘ ЗЫЯНЛЫМЫ? ЧҮП ЯНДЫРУ ЗАВОДЛАРЫ ТУРЫНДА 5 УЙДЫРМА
Казанда якын вакытта төзү күздә тотылган чүп яндыру заводы турында әллә никадәр имеш-мимешләр йөри. Аларның кайберләренә чик кую өчен "Интертат" экспертларга мөрәҗәгать итте. 1. Чүп яндыру заводының газ чистарту системалары бөтен зарарлы матдәләрне дә тоткарламый? Интернетта Мәскәүдәге 2нче чүп яндыру заводыннан зарланган язмалар белән танышырга була. Аның газ чистарту җайланмасы...
-
Азнакайда яшәүче Саҗидә Кәрамова бүген туксан яшен тутырды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Гомерен юлын китапханәче хезмәтенә багышлаган Саҗидә апа Кәрәмованы олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тәбрикләде. Аның ничек өч бала белән укып һөнәр алуы, «декабристка»лар язмышы турында тулырак язманы «Маяк» газетасыннан укый аласыз.
-
Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы зур
25нән 31 июльгә кадәр Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарында урманнар януның 4нче класслы куркынычы фаразлана. (Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы зур булуы хакында кисәтү таратты. 25нән 31 июльгә кадәр Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарында урманнар яну мөмкинлеге зур булган...
-
Татарстанлылардан китап җыю оештырыла
Әлеге чара мәктәп китапханәләре фондын уку әсбаплары, фәнни-популяр, әдәби, белешмә әдәбият белән тулыландыру максатыннан үткәрелә. (Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Татарстанда 28 июльдән 28 октябрьгә кадәр "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе үткәрелә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Әлеге чара мәктәп китапханәләре фондын уку әсбаплары, фәнни-популяр,...
-
Россиядә куллануда булган автомобильләр 2 процентка кыйммәтләнде
Иң "яшь" тотылган машиналар Татарстанда булса, иң иске модельләр Новосибирскида теркәлгән. (Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Россиядә "кулдан алынган" автомобильләр 2 процентка кыйммәтләнгән. Шулай итеп, андый машиналарның уртача бәясе 580 мең сум тәшкил итә, дип яза "Известия". Шул ук вакытта башкалада һәм ил төбәкләрендә автомобиль бәясе шактый аерыла. Мәсәлән, Мәскәүдә "кулдан...
-
Абитуриентларны югары уку йортларына кабул итү 27 июльдә башлана
26 июльдә югары уку йортлары Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән генә укырга керүче абитуриентлардан документлар кабул итүне туктата. (Казан, 24 июль, «Татар-информ»). 26 июльдә югары уку йортлары Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән генә укырга керүче абитуриентлардан документлар кабул итүне туктатачак, дип хәбәр итә Россия мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча...
-
Спиннердан куркырга кирәкми – КФУ белгече
КФУның Психология һәм мәгариф институтындагы шәхес психологиясе кафедрасы доценты Камил Насыйбуллов фикеренчә, спиннер - гадәти балалар модасы. (Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Бүген спиннер Россиядә һәм бөтен дөньяда иң популяр уенчыкларның берсе булып санала. ММЧда бу уенчык гипер активлык һәм игътибар җитмәү синдромы (СДВГ) булган балаларга булыша дигән мәкалә чыккач, аның...