25 июль 2014 яңалыклары
-
Азнакайга Украинадан 12 кеше күчеп килгән
Украинадагы тотрыксыз дәүләт сәясәте күп кешене качак хәлендә калдырды. Аларның берничәсе Азнакайда да сыену тапкан. Рәсми мәгълүматлар буенча, җирлегебезгә килүче украиналыларның саны 12гә җиткән. Аларның барысы да туганнарына килгән, качак статусын алучы юк. Бер гаилә социаль яклау бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бер баланың агымдагы уку елында шәһәр мәктәбенә укырга...
-
Азнакайда Урак-2014 кампаниясен оештыру мәсьәләләре буенча күчмә семинар узды
Бүгенге көндә районыбызда аяз сәгатьләрнең минуты да әрәм ителми, урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. 1000 гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынып, 2898 тонна ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача 29 центнер иген уңышы чыга. Кичә район, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләр, ветераннар, гомумән урып-җыю эшендә катнашы булган барлык оешма-предприятие вәкилләре катнашында эшлекле сөйләшү, фикер...
-
Азнакай балалары XIX сәламәтләндерү лагерьлары фестиваленнән көмеш кубок алып кайтты
Ут күршеләребез "Җәлилнефть" идарәсе "Дуслык" балалар сәламәтләндерү лагереның унтугызынчы фестивале булып узды. Аның чишмә башы Азнакай җире булуын искәртеп үтәргә кирәк. "Татнефть" ААҖ балалар өчен акчасын да, мөмкинлеген дә кызганмый. Пионер лагерьлары бөтен ил буенча таралып беткәндә дә Татарстан нефтьчеләре "балалар ял йортларын" саклап кына калмады, яңа биналар төзеде, искеләрен...
-
“Азнакайнефть” идарәсе коллективының ярты еллык хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды
Узган сишәмбедә "Каенкай" ял базасында "Азнакайнефть" идарәсе коллективының ярты еллык хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Конференция эшендә "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов, шулай ук идарәнең җитәкче урынбасарлары, бүлек башлыклары,...
-
Азнакайда хөкем ителмәү турындагы белешмәне интернет аша алып була
"Бүген кая гына эшкә урнашырга теләсәң дә, хөкем ителү-ителмәү турында белешмә сорыйлар. Хәтта кайбер җирләрдә эшләгән кешеләрне дә тикшерәләр икән дип ишеткән бар. Ярар, тикшерсеннәр дә ди, ләкин беркөнне Эчке эшләр бүлегенә җыелган халыкның күплеген күреп, аптырап киттем. Белешмә алуны берәр ничек җиңеләйтеп булмыймы икән?" Наил Мәрданшин Әлеге хатны Эчке...
-
Азнакайның ике кешесе зур күләмдә наркотик матдәләр саткан өчен ирегеннән мәхрүм ителгән
Яшәү кадерен белмәгән, тормышын үз куллары белән җимергән кайберәүләргә аптырыйсың. Яше утыздан чак кына өстәге, әлегә кадәр гаиләсе белән Актүбә бистәсендә торган Богдановка (билгеле сәбәпләр белән исеме үзгәртелде) ни җитмәгән инде?! Нефть тармагы оешмаларының берсендә эшли, хезмәт хакы да начар түгел, җәмәгате белән өч бала үстерәләр, торыр урыны, чит ил...
-
Азнакайдан Зәкәрия Хуҗин “аяклы тарих” белән бер
Районыбыз үсешенә үзеннән зур өлеш керткән, тарихта зур урын тоткан танылган шәхесләребез шактый. Шуларның берсе - хезмәт ветераны, ТРның Атказанган икътисадчысы, бик күп республикакүләм бүләкләр иясе - Зәкәрия ага Хуҗин. Ул дәһшәтле сугыш барган көннәрдә, 1944 елның июль аенда Татшуган авылында якты дөньяга аваз сала. Мин туып ике атна үтүгә...
-
Азнакай табиблары ашыгыч ярдәм хезмәтенең 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Лиза Нурлыева Узган атна ахырында район үзәк сырхауханәсе коллективы җәй хозурында ял итеп алды. Шул форсаттан ашыгыч ярдәм хезмәтенең 50 еллык юбилеен да билгеләп үтү булды ул. Сүз дә юк, коллектив зур, меңнән артык хезмәткәрдән тора, гаиләләре белән дә килгәннәр, бәйрәмгә бик хөрмәтләп ветераннар да чакырылды. Сабантуй мәданы гөҗ килеп...