25 апрель 2016 яңалыклары
-
Ветеран рәхмәтле
Безгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, районда кадер-хөрмәт зурдан. Шушы көннәрдә 95 яшемне тутырдым. Юбилеем белән котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе килде. Элеккеге эш урыным - ПАТПдан да хезмәттәшләрем җыелды. Аларның мине шулай зурлауларына, ихластан теләкләренә бик күңелем булды. Аларны озаткач та әле бик озак узгандагы тормыш юлымны барлап утырдым:...
-
Азнакай, Зәй һәм Нурлат – чәчү лидерлары
Татарстанда язгы кыр эшләре дәвам итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 18 апрельгә республиканың 17 районында чәчү эшенә керешкәннәр. Сабан культураларын чәчү мәйданы буенча Нурлат районы игенчеләре беренче урында бара. Биредә 3907 гектар мәйданда чәчү эше башкарылган. Зәйдә - 3800, Азнакайда - 2850, Чистайда - 2800,...
-
Тукай шигырьләре хезмәт коллективларында яңгырый
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан мәктәп укучылары хезмәт коллективларына барып, төрле телләрдә шагыйрьнең шигырьләрен укыйлар, әкиятләрен сәхнәләштерәләр. Шундый кызыклы кичәләрнең берсе "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дә узды. Рухи ләззәтле мизгелләр бүләк иткән өчен рәхмәт йөзеннән "Өмет" хезмәткәрләре укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
Азнакайлылар “Музейлы яз” акциясенә кушылды
Өченче елын Татарстанда 21-26 апрельдә "Музейлы яз" акциясе уздырыла. Аның кысаларында Балалар иҗат үзәгенең туристлык-туган якны өйрәнү берләшмәсе әгъзалары "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы проектында катнашучылар һәм гимназия укучылары белән берлектә мәгариф ветераннары Гөлүсә Авзалова һәм Нәҗибә Гайнетдинова белән очрашу үткәрделәр. Гөлүсә Авзалова шәһәребезнең 3 һәм 4 нче мәктәпләрендә дүрт дистә...
-
Азнакай әбиләре дә, бабайлары да ярышта сынатмады
"Мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларындңа Чалпы социаль-тернәкләндерү үзәгендә "Ягез әле, әбиләр, ягез әле, бабайлар!" эстафетасы узды. "Сыерчыклар" һәм "Тамчылар" командалары ярышларда бар көчләрен биреп бер-берсе белән узыштылар. Бу чара аларга шатлык-сөенечләр генә өләште. Ләйсән Шәрифуллина, социаль эш буенча белгеч
-
Мәктәп музее активистлары кино тарихы белән таныштылар
Балалар иҗат үзәгенең мәктәп музее активистлары район үзәк китапханәсендә Кино елы уңаеннан үткәрелгән чарада катнаштылар. Валентина Горшунова укучыларны нәфис фильмнарның нигезенә яткан китаплар күргәзмәсе, бу фильмнарның актерлары, режиссерлары, операторлары белән таныштырды. Укучылар бик кызыксынып китапларны фильмнар белән чагыштырдылар. 2016 елда Россия ике юбилейны - илдә беренче тапкыр кино күрсәтелүгә 120...
-
Азнакайда 3100 гектар җирдә язгы чәчү эшләре башкарылган
Соңгы көннәрдә көчле яңгырлар чәчү темпларын киметте. Азнакай игенчеләре табигать шартларының һәр мөмкинлеген файдаланып калырга тырышалар. 25 апрель мәгълүматлары буенча 3100 гектар җирдә язгы чәчү эшләре башкарылган. 2250 гектарда - арпа, 700 гектарда - солы, 100 гектарда бодай чәчелгән. Азнакайлылар Норлат, Зәй, Сарман районнары белән берлектә республика күләмендә иң алдынгылар...
-
Азнакай районында 1991 елгы егет янып үлгән
Татарстанның Азнакай районында чыккан янгын кеше үлеме белән тәмамлана. Ут районның Мәнәвез авылында бер шәхси йортны камап ала. Янгынның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил итә. Ут белән көрәшүчеләр "кызыл әтәч"не авызлыклаганда 1991 елгы егетнең үле гәүдәсенә юлыга. Янгын электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана. http://intertat.ru сайтыннан...
-
Ана капиталы бетми, электрон форматка гына күчә
Ана капиталы сертификатын электрон форматта бирә башлыйлар икән дип ишеттем. Кәгазь формасы гамәлдә булачакмы соң? Россия Президенты Владимир Путин боерыгы белән, алдагы ике елда электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланучылар саны барлык халыкның 80 процентын тәшкил итәргә тиеш дигән бурыч куелган, шул уңайдан, 2016 елдан ана капиталын да электрон форматка күчерергә җыеналар,...