25 март 2015 яңалыклары
-
28 мартта барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!
Районыбызда атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру матур традициягә әйләнде. Анда хуҗалыклар, фермерлар, районнан һәм якын-тирәдән килгән җирле җитештерүчеләр үз продукцияләрен тәкъдим итә. Чираттагы ярминкә 28 март - шимбә көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында үткәрелә. Анда ит, сөт, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак....
-
Сынауда сынламас өчен тырышып укырга кирәк
Укучыларга сыйфатлы белем бирү - бүген педагоглар алдына куелган иң төп бурычларның берсе. Алда - дәүләт имтиханнары. Белем дәрәҗәсе нәкъ менә шул чорда ачык күренә дә. Зур сынау алдыннан Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин мәгариф идарәсе җитәкчелеге, мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары белән белән очрашып, педагоглар алдына җитди таләпләр...
-
Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары җиңү артлы җиңү яулый
ТАТ-APS -ТАН" республика конкурсының Чаллы шәһәрендә узган икенче турында Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары лаеклы чыгыш ясады. Яшь скрипкачылар арасында Рания Солтанова һәм "Violini" ансамбле беренче дәрәҗә лауреат булды. Шулай ук Әдилә Зиатдинова, Ләйлә Дәбихуллина (икенче дәрәҗә лауреатлар), Ксения Остапенко, Ләйсән Ханнанова (өченче дәрәҗә лауреатлар) да уңышлары белән куандырды. Яшь баянчылардан...
-
Азнакай районы Урсай мәктәбендә әхлак тәрбиясен алга сөрәләр
Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Әле борынгы грек философы Синека ук: "Гыйлемлеккә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше "алга китүдән дә бигрәк артта калып яши" дигән гыйбарә әйткән. Мәктәптә тәрбия юнәлешенең иң әһәмиятлесе - укучыларда халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын...
-
Чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай район башлыгы Наҗәт Нәгыймов алып барды
Чираттагы атналык киңәшмәне муниципаль район башлыгы Наҗәт Нәгыймов алып барды. Үзенең чыгышында ул иң элек хезмәтне саклау мәсьәләренә кагылып үтте. Ни кызганыч, эш урыннарында бәхетсезлек очраклары әледән-әле кабатланып тора. Апрель аенда үтәчәк Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан районда төрле чаралар уздырылу планлаштырыла. Оешма-предприятиеләрдә хезмәтне саклауны тикшерү буенча рейдлар агымдагы атнада...
-
Быел Азнакайда язгы санитар-экологик чистарту буенча ике айлык 1 апрельдән 1 июньгә кадәр игълан ителә
Һәр язда шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен күмәк көч белән чистарту - әби-бабаларыбыздан килгән күркәм традиция. Быел районда язгы санитар-экологик чистарту буенча ике айлык 1 апрельдән 1 июньгә кадәр игълан ителә. Эшләр дә шактый: үзебез яшәгән биләмәләрдә, урам, ишек алларында, тәртип урнаштырасы, законсыз чүплекләрне юк итәсе, паркларны, балалар өчен уен...
-
Азнакайда кеше эшанмаслык хәл: акча урлаган карак туганы булып чыккан
Бүген яшьләр үз туганнарын төп башына утыртудан да тартынып, куркып тормыйлар. Әнә узган атнада берәү авылга кунакка кайткан туган тиешле кешенең сумкасыннан ачкычын алып шәһәргә китә һәм фатирына кереп 70 мең сум акча урлап чыга. Әмма без капчыкта ятмый дип юкка әйтмиләр бит, әлеге кырын эш тә тиз арада фаш...