25 февраль 2016 яңалыклары
-
“Өмет” социаль-тернәкләндерү үзәгендә ир-егетләрне котладылар
"Өмет" социаль-тернәкләндерү үзәгендә Ватан сакчылары көне уңаеннан матур бәйрәм оештырылды. Ял итүче ир-егетләрне котлап җырлар, шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды, хатын-кызлар хезмәт терапиясе занятиеләрендә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Бүген Азнакайда «Ел укытучысы – 2016» республика конкурсының зона этабы үтә
Бүген Азнакайда «Ел укытучысы - 2016» республика конкурсының зона этабы бара. Анда 9 районнан: Азнакай, Сарман, Ютазы, Лениногорск, Нурлат, Бөгелмә, Әлмәт, Мөслим, Баулыдан «Ел сыйныф җитәкчесе», «Ел остазы», «Ел педагог-психологы», «Елның өстәмә белем бирү педагогы» номинацияләре буенча муниципаль турда беренчелекне яулаган 36 педагог катнаша. Районыбыз данын Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә...
-
Рафыйкова Алсу Мөгавия кызын 50 яшьлек юбилее белән балалары, ире, әтисе котлыйлар
Кояш нурлары ак карларны, пакъ җаннарны җылыткан мәлендә - табигатьнең язга тоташкан чорында - 26 февраль көнне Азнакай районы Үчәлле авылында туып, хәзерге вакытта Буралы авылында гомер итүче кадерле хатыным, яраткан әниебез, сөйкемле кызым - Рафыйкова Алсу Мөгавия кызы үзенең бәйрәмен - 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шушы күркәм бәйрәмең...
-
Азнакайдагы торак йортта янгын чыккан
Бу көннәрдә Азнакай шәһәре Тукай урамы, 1нче күйорт подъездында янә янгын чыкты. Утның ни сәбәпле чыгуы һәм килгән зыян күләме ачыклана. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мондый фаҗигале очракларның күпчелек эчкечелек, тәмәке тартканда саксызлык, электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау сәбәпле чыгуын искәртәләр. Тәмәке төпчекләрен балконнан ташлау, электр лампаларын һәм башка яктырткычларны кәгазь, чүпрәк...
-
Коточкыч: апасы сеңлесенә 140 тапкыр пычак белән кадаган
Бу хәл 23 февраль көнне Санкт-Петербург шәһәрендә була. Әлеге коточкыч җинаятьтә гаепләнүче яшь кыз 42 яшьлек ир-ат белән торучы 17 яшьлек сеңелесенә кунакка килә. Фатир хуҗасы кибеткә шәраб артыннан киткәннән соң туганнар арасында бәхәс чыга һәм алар сугыша башлый. Шуннан соң 19 яшьлек апасы кулына пычак ала һәм 17 яшьлек...
-
Мартта рәттән дүрт көн ял итәбез
Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 8 нче март -Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булачак. 2015 елның 24 сентябрендә чыккан 1017 а номерлы "Ял көннәрен күчерү турында" РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 3...
-
Яз ашыктыра! Аграрийларда язгы кыр эшләренә ныклы хәзерлек эшләре бара
Кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Басуларда болай да аз яуган кар катламы юкарганнан-юкара бара. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә язгы кыр эшләренә дә ерак калмавын искәртә ул. Әйе, тиздән бик тиздән басу-кырлар тракторлар гөрелтесенә күмелер. Шуңа да бу көннәрдә аграрийларда язгы кыр эшләренә ныклы хәзерлек эшләре бара: авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлыйлар, орлыклар эшкәртәләр,...
-
Азнакай сәнгать мәктәбе бию коллективлары яңа проектта катнаша
"Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе республиканың иң яхшы бию коллективлары катнашында яңа проект әзерли башлады. 21 февральдә Азнакай сәнгать мәктәбенең Миләүшә Зарифуллина җитәкчелегендәге "Балачак" Һәм Лилия Закирова җитәкчелегендәге "Лилия" бию коллективлары "ТНВ" каналында ярты сәгатьлек программа яздырдылар. "Балачак" - "Шаяру" һәм "Кошларым" биюләрен тәкъдим итте. Ансамбль солистлары Анжелика Богданюк белән...