25 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Азнакайда хоккей буенча Татарстан беренчелеге бара
Азнакайда хоккей буенча 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенең календарь уеннары бара. Кичә бозда шәһәрнең "Соколы" һәм Лениногорскиның "Нефтяник" командалары көч сынашты. Бу юлы кунаклар көчлерәк булып, 7:4 исәбе белән җиңүгә иреште.
-
Азнакайда кибет караклары кулга алынган
Кешене кунакка дәшкәндә дә уяулык, саклык хакында онытмаска кирәк. Гәрчә, аш белән атканга каршы кем инде таш белән атарлар дип уйлаган? Якшәмбе көнне берәү кунакка барган җиреннән танышының курткасын һәм 1500 сум акчасын урлап чыга. Без капчыкта озак ятмый: каракның эзенә тиз төшәләр, ул үз гаебен таный, урланган әйберләр хуҗасына...
-
Азнакай студентлары, сезне котлыйбыз!
Һәр елны 25 гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтелә. Шулай ук бу көнне православие динендәгеләр дә Татьяна көне дип атый. Риваятьләргә караганда, дини карашлы Татиана бик гадел була һәм чиркәү тарафыннан изгеләр рәтенә алына. Ә инде Студентлар көненә килгәндә, императрица Елизавета Беренче нәкъ менә 25 гыйнвар көнне Мәскәү Дәүләт Университетына нигез...
-
Азнакай районы Туйкә авылында халык белән очрашу узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Туйкә авылы Мәдәният йортында узган очрашуда халык аеруча актив булды. Кешеләрне ниләр борчый? Бу хакта "Маяк" газетасының алдагы саннарыннан укыгыз. Нәсимә Фазлыева
-
Азнакай шәһәр суды еллык эшчәнлеккә йомгак ясады. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Бүген Азнакай шәһәр судында узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап "Түгәрәк өстәл" сөйләшүе узды. Анда федераль һәм җәмгыяви судьялар, суд аппараты хезмәткәрләреннән тыш, райондагы хокук сагы органнары һәм учреждениеләре вәкилләре дә катнашты. Сөйләшү эшлекле һәм эчкерсез барды, хокук сагының башка органнары белән үзара эшчәнлектәге җитди мәсьәләләр дә күтәрелде.
-
Наилә Галиева – Азнакай районының их яхшы вожатые
Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә "Иң яхшы вожатый" республика конкурсының муниципаль этабы финалы узды. Беренче турда катнашкан 18 конкурсанттан финалга 10 вожатый чыкты. Алар пионериянең 90 еллыгына багышланган эссе белән үз портфолиоларын, иҗади презентация, сәнгать эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, залдагы балалар белән эшләп күрсәттеләр, мастер-класс үткәрделәр һәм педагогик ситуацияне чиштеләр. Иң яхшы...
-
Азнакайның яшь автомодельчылары ярышта көчләрен сынадылар
Азнакай Балалар иҗат үзәге автомодельчылары "Радио белән идарә торган модельләр" категориясе буенча мәктәп укучылары арасында Әлмәт шәһәрендә узган автомодель спорты ярышларында катнаштылар. Анда Азнакай, Әлмәт, Алексеевск, Саба районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән, шулай ук беренче тапкыр Ижевсктан 34 укучы үз көчен сынады. Азнакайлылар бу юлы урын яуламасалар да, ярышлар алар...
-
Һава торышы
Синоптиклар фаразлавына караганда, бүген, 25 гыйнвар көнне, Азнакайда түбәндәге һава торышы көтелә. Болытлы һава, бераз кар явачак. Һава температурасы көндез -11, төнлә -14 градус, җил - секундына төн яктан 5 м тизлектә, атмосфера басымы терекөмеш баганасының 743 мм тәшкил итәчәк, һава дымлылыгы 79-90 процент.
-
Азнакайның физкультура укытучылары патриотик тәрбия айлыгына әзерләнәләр
Мәгариф идарәсендә физкультура һәм ОБЖ укытучыларының киңәшмәсе узды. Анда яшь армиячеләр хәрәкәтен үстерү, ГТО нормаларын тапшыру һәм патриотик тәрбия айлыгын, массакүләм спорт чараларын үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.
-
Азнакай 5 нче урта мәктәбендә инглиз теленнән үзенчәлекле мастер-класс узды
"Буыннар диалогы" акциясе кысаларында Азнакай 5 нче урта мәктәбендә инглиз теленнән үзенчәлекле мастер-класс узды. Аның башка дәресләрдән аермалыгы шунда: укучыларга Ярославның әбисе - мәктәбебезнең ветеран-педагогы Ирина Куприянова инглиз телендә сораулар куюның серләрен ачты, аларны куллану юллары хакында аңлатты, башка файдалы мәгълуматлар белән таныштырды. Мастер-класс укучыларда әлеге тел белән тагын да...
-
Азнакай районы Сәпәй авылы җирлегендә халык белән очрашу узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева авыл җирлегендә узган елда эшләнгән эшләргә хисап тотты. Сәпәй һәм Мачаклы Баш авыллары кергән җирлектә барлыгы 265 хуҗалыкта 713 кеше яши. Барлык социаль-культура объектлары, мәктәп, балалар бакчалары бар. Әмма узган ел авылда мәктәп ябылган. Авылда медицина, почта, китапханә хезмәте күрсәтү дә яхшы оештырылган. Сәпәйлеләр...