24 декабрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайда район башлыгы белән матбугат конференциясе узды
Тиздән без тарихның чираттагы битен "әйләндереп куячакбыз" - 2015 елны озатырга санаулы көннәр генә калып бара. Узып баручы ел тарих сәхифәләренә күчкәндә гадәттә һәркем агымдагы елда башкарылган эшләрне барлый, узып киткәнен янә бер кат күздән кичерә, киләчәккә бурычлар, максатлар билгели. Традиция буенча, Россия Федерациясе Президенты да, Татарстан Республикасы Президенты да...
-
Азнакай районында агросәнәгать профсоюзы оешты
Вакытында хезмәт хакы түләнмәгәнме, законсыз эштән азат иткәннәр, оешма эшчәнлеген туктатканнармы... болар барысы да заманыбыз өчен хас күренешләр. Профсоюз оешмасы хезмәткәрләр мәнфәгатен һәм аларның социаль-хезмәт хокукларын яклаучы. Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы җитәкчеләре катнашында узган конференциядә Азнакай агросәнәгать комплексының профсоюз оешмасын яңарту мәсьәләсе күтәрелде һәм уңай хәл ителде. Аның җитәкчесе итеп...
-
Юлда йөри белмәсәң...
Миннән чак кына алдарак атлап әби белән оныгы бара. Күрәсең, мәктәпкә. -Әйдә тегендәрәк, зебрадан чыгабыз, - кызчык бармагы белән юлга күрсәтеп, ханымның кулыннан тартты. Әбисенең анда кадәр үк барып торасы килмәде, болай да соңга калдык, дип, оныгын юлдан аркылы алып чыгып китте. Ленин урамы, иртәнге сигез тулып килә, машиналарның тыз-быз...
-
Батыр булу гына да җитми...
Бу көннәрдә батырлык, кыюлык үрнәкләре күрсәтүче, кайчагында үзләренең гомерләрен дә куркыныч астына куючы МЧС хезмәткәрләре үзләренең юбилейлары, һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге уңайдан Азнакай районы МЧС бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәйруллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Рөстәм Таһирович, юбилей якынлашкан көннәрдә без гадәттә ерак үткәннәргә борылып карыйбыз. Эшләгән эшләребезгә нәтиҗә...
-
2015 нче ел азнакайлылар өчен нинди куаныч-шатлыклар калдырып китә икән?
Әле генә елны башлаган кебек идек. Баксаң, декабрьнең соңгы көннәре җиткән. Үткәннәргә йомгак ясар чак. Ә бит һәр ел безнең күңелдә ниндидер бер вакыйгасы белән истә кала. 2015 нче ел азнакайлылар өчен нинди куаныч-шатлыклар калдырып китә икән? Нияз Фәтхетдинов, Чубар Абдул авылы җирлеге башлыгы: - Икътисадый яктан катлаулы булса да,...
-
Үгезнең башына котыру авыруы җиткән
Районда терлекләрнең котыру авыруы белән хәл торышы һаман да киеренке кала. Соңгы вакыйгаларның берсенә генә тукталыйк. Митрәй авылындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә ветеринария табиблары вакцинация үткәреп йөргәндә 18 айлык, чама белән 6 центнер авырлыктагы үгез хуҗасы аңа аны ясатудан баш тарта. Озак та үтми, мөгезле эре терлек авырый башлый, белгечләр анда...