24 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай районы Әтиләр берлеге республика конкурсы призеры булды
23 ноябрьдә "ТР Әтиләр берлеге" иҗтимагый оешмасының III конференциясе узды. Анда республика хөкүмәте грантын алуга "Әтиләр советы эшчәнлегенең иң яхшы оешмасы" социаль проектлар конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Азнакай районы Әтиләр берлеге "Гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү" номинациясендә 2 урынны яулап, 80 мең сумлык сертификатка ия булды. Әлеге оешма районда 2009 елда...
-
Азнакайның 4 нче лицеенда прототиплаштыру буенча республика семинары узды - ФОТОРЕПОРТАЖ
(Азнакай, Резеда Шәрипова, автор фотолары) Нәрсәдер ясау өчен хәзерге укучыларга балта-чүкеч тоттырам димә. Алар уй-хыялларын бөтенләй яңача - 3 D принтер ярдәмендә тормышка ашыралар. Прототиплаштыру һәм укучыларның техник үсеше буенча 4 нче лицейда узган республика семинарында катнашучылар да киләчәкнең яңа технологияләр кулында икәненә инандылар. Прототип сүзе яңарак кулланылышка керә башлады....
-
Актүбәлеләр яраткан киноленталары буйлап сәяхәт кылды
(Азнакай, Альмира Галимханова, режиссер) Россия кинематографына багышланган 2016 ел бар халыкны берләштерә торган якты һәм кызыклы вакыйга булды. Буыннар алышынса да, кинога булган мәхәббәт беркайчан сүрелми. Актүбәнең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты белгечләре чираттагы чараларын сәнгатьнең әлеге искиткеч төренә - КИНОга багышладылар. Беренче кино билетлары сатып алганга йөз елдан артып киткән....
-
Азнакайда иң зур һәм озын боз тавының кайсы урамда төзеләчәге билгеле булды
Азнакайда Яңа ел ел бәйрәменә әзерлек башланды инде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров белдерүенчә, Азнакайда төп чыршылар алты урында куелачак: Тукай, Мәнәүз, Яңа Юл микрорайоннарында, үзәк стадионда һәм "Шифа" сәүдә үзәге каршында. Төп игътибар гадәттәгечә Татарстан мәйданына биреләчәк. Монда предприятиеләр көче белән боз стеналар, таулар, төрле сыннар ясалачак. Иң...
-
Азнакай халкы Яңа ел салютының вакытын күчерүне сораган
Азнакай Яңа елны каршыларга әзерләнә. Могҗизалар, яңа үзгәрешләр өмет итеп, бу бәйрәмне һәрберебез көтеп ала. Аннан соң, бары кышның шушы чорында урамнарыбыз төрле төсле утлары, купшы итеп бизәлгән чыршылары, кардан ясалган әкият сыннары белән балкый. Азнакай районында авыл җирлекләре, ишек аллары, предприятие-оешма территорияләренең бизәлеше буенча бәйге дә игълан ителде. Шулай...
-
Азнакайда язылу кампаниясе чорында тырышлык күрсәткән почта хезмәткәрләренең исемнәре билгеле булды
Сүз дә юк, Азнакай почтальоннарының эше авыр, мәшәкатьле. Аны яратып башкарган һәм газета-журналларга язылу кампаниясе барган бу чорда бигрәк тә тырышлык күрсәткән үзәк почта хезмәткәрләрен газета укучыларыбызга аеруча танытасыбыз килә. Балтачта Әлфия Бикова, Кәкре Елгада Лена Хаҗиева, Карамалыда Зәрә Миргасимова, Азнакай шәһәрендә Әлфия Галиева, Вероника Злобина, Әлфия Зарипова бүгенге көнгә...
-
Афиша: “Хәтирә” ветераннар ансамбле Азнакай сәхнәсендә 30 ел балкый - ФОТО
(Азнакай, Айзәрә Хәбибуллина, хор коллективының старостасы) Исәп-хисапсыз сәяси гарасатлар кичергәндә, үз дәүләтебезне югалтып, ничә гасырлар дәверендә хокуксызлыкта яшәгәндә дә, бөек Казан ханлыгының иң авыр чорларында, кыйммәтле китапларыбыз яндырылганда, зыялыларыбыз хаксызга корбан булганда да исән калып, буыннардан буыннарга күчеп, бүгенге көнгә кадәр үзенең моңын, кыйммәтен югалтмаган халкым җырлары. Бөек шагыйребез Габдулла...