24 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайлылар психологик-педагогик хезмәткә таяна алалар
Бу болгавыр заманда балаларга гына түгел, кайчакта өлкәннәргә дә кайбер сорауларга җавап табуы авыр. Четрекле хәлләргә тарыганда кемгә мөрәҗәгать итәргә, киеренке күңел хәләтеннән ничек котылырга белмәгән чаклар була. Шәһәребезнең 7 нче мәктәбе базасында урнашкан психологик-педагогик хезмәт пункты - шундый чакларда ныклы таяну ноктасы булып тора. Ул агымдагы елның сентябрь башыннан...
-
Азнакайда наркотикларларга каршы “Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!” акциясе бара
Наркомания - чорыбыз афәте. Россиядә ел саен наркоманиягә бәйле рәвештә 23меңнән артык җинаять кылына. Әлеге замана афәте никадәр гомерләрне кыя, гаиләләрне җимерә, тормышыбызны упкынга сөйри... Үсмерләрне бу яман юлдан саклап калу, наркотиклар сату каналларын ябу, аларны сатучыларны фаш итеп, наркотикларга каршы бөтен җәмәгатьчелек белән көрәшү максатыннан, 27 ноябрьгә кадәр "Үлем...
-
Азнакайда үз эшләрен башлап җибәрүчеләргә “Кем үз эшен ачарга тели?” дигән темага семинар узды
Безнең табигый ресурсларга бай, уңайлы Азнакаебызда үз эшен башлап җибәрергә теләк белдерүчеләр өчен җирлек киң. Җирле җитәкчелек тарафыннан да аларга бар шартлар тудырыла, төрле ярдәм программалары эшләп килә. Соңгы елларда гына да районда дүрт сәнәгать мәйданчыгы булдырылды. Биредә - әзер бизнес. Тәвәккәлләп эшләргә генә кирәк ! Нәкъ менә үз эшләрен...
-
Кабат исерек килеш рульгә утырган
Азнакай шәһәр прокуратурасы кабат исерек хәлдә руль артына утырган гр. Р.га карата дәүләт гаепләвен яклады. Гр. Р. 2014 елның апрель аенда исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартыла. Ул чагында аңа 30 мең сум күләмендә штраф салына һәм машина йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителә. Әмма ул агымдагы елның августында...
-
Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә
Республикада чагыштырмача җылы һава саклана Татарстан синоптиклары фаразларына карганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава була. Күпчелек районнарда төнлә юеш кар һәм яңгыр явачак, көндез урыны белән бераз явым-төшем көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән - томан. Төньяк-көнчыгыштан салмак җил, юлларда - бозлавык. Республика буенча төнлә һәм көндез 2 градус салкыннан...