24 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Кәкре Елга укучылары “Игелекле эшләр атнасы”на актив кушылды
Авыл баласы кечкенәдән эшнең тәмен белеп, бер-берсенә ярдәм итешеп үсә. Шуңа күрә "Игелекле эшләр атнасы"на Кәкре Елга укучылары да бик теләп кушылдылар. Алар мәктәп ветераннарына бакчада уңыш җыюда ярдәм иттеләр, чишмә, су буйларын, һәйкәл янында өмә үткәрделәр. Хәйрия ярминкәсендә дә актив катнаштылар. Г.Хәбибуллина, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
-
Азнакайның 1 нче мәктәбендә сәламәтлек саклау проекты тормышка ашырыла
Яңа уку елы башыннан Азнакай 1 нче урта мәктәбендә сәламәтлек саклау проекты тормышка ашырыла башлады. Коллективка бирелгән диагностик программа-коплекслы аппарат укучыларда хәрәкәт итү, үзәк нерв, кан әйләнеше, күрү һәм ишетү системаларындагы чирләрне 20-30 минут эчендә ачыкларга ярдәм итә.
-
Азнакайның “Ак калфак” ханымнары – Оренбургта форумда катнашты
22-23 сентябрь көннәрендә Оренбург өлкәсендә "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы халыкара форум үткәрде. Анда безнең районнан да "Ак калфак" оешмасы бүлекчәсенең Эльвира Галиева җитәкчелегендәге делегация катнашты. Татарстаннан бу җыенга 300ләп ханым-туташлар киткщн иделщр. Шулай ук чит илләрдән дә вәкилләрнең шактый күп булуы турында мәгълүм. Форумда милли йолалар, гореф-гадәтләрне яңарту...
-
Азнакайда Өлкәннәр айлыгы бара
Өлкәннәр айлыгы кысаларында районыбызда күптөрле чаралар үтә. "Юлдаш" агитбригадасы бу көннәрдә гел юлда. Үзешчәннәребез һәр көнне бер авылда өлкәннәребезгә концертлар куеп, аларны ял иттереп, күңелләрен күреп кайталар. Игелек атнасы әнә шулай гел игелекләр белән тулган. Моннан тыш, авыл биләмәләрендәге активистлар да өлкәннәребезгә күпъяклы ярдәм-кайгырту оештыралар.