24 июль 2015 яңалыклары
-
Тәмле «ханым»
Кирәк: 1 кг фарш; 1 кг бәрәңге; 1 кг суган; 4 помидор; тоз-борыч; атланмай. Камыр басу өчен 2 йомырка, 150 г кайнаган салкын су, бер чеметем тоз. Бизәү өчен порей суганы, петрушка. Эш барышы: Суганның яртысын вак кына турап, фаршка кушабыз. Суган күбрәк булган саен, «ханым»ыбыз тәмлерәк була. Бәрәңгене юка...
-
Шәрифуллин Әсгать Сәйфулла улын олы юбилее белән котлыйбыз
Кадерле әтиебез, бабабыз Шәрифуллин Әсгать Сәйфулла улын олы юбилее белән котлыйбыз. Озын гомер, сәламәтлек, тазалык телибез. Котлы булсын туган көнең, Озак яшә, бул син бәхетле. Яныбызда син булганда гына Табып була олы бәхетне. Кояшныкы кебек булсын гомерең, Күзләреңдә нурлар сүнмәсен. Бүгенгедәй шат елмайган йөзең Кайгы чаткылары күрмәсен. Балаларың, оныкларың, оныкчыгың....
-
Әхмәдиева Энҗе Гарифин кызын чын күңелебездән 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Хөрмәтле Әхмәдиева Энҗе Гарифин кызын чын күңелебездән 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Көчле рухлы, кешелекле, ярдәмчел булганың өчен хөрмәт итәбез сине. Юбилеең белән тәбриклибез Сәламәтлек теләп иң элек. Һәрбер көнең үтсен бәхет белән, Яшә шатлыкларга төренеп. Һәр яңа көн бәхет алып килсен, Алсу таңнар күмсен шатлыкка. Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,...
-
Минниса hәм Әнис Лотфуллиннарны июль аенда булган туган көннәре белән чын күңелебездән тәбрик итәбез
Ишкәй авылында туып үскән әти-әниләребез Минниса hәм Әнис Лотфуллиннарны июль аенда булган туган көннәре белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Кадерлеләребез! Дөньяда иң игелекле кешеләр бит Сез. Туган йортка, яныгызга hәрвакыт ашкынып кайтабыз, изгелекләрегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә. Алдагы көннәрдә дә пар канатлар булып, күнел тынычлыгы, сәламәтлек белән, туган нигезнең...
-
Мөстәкыймова Рәмзия Җәүдәт кызын 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район Советы һәм башкарма комитетыннан барлык коллегалары район башкарма комитетының оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Мөстәкыймова Рәмзия Җәүдәт кызын 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. Хөрмәтле Рәмзия Җәүдәтовна! Сез җәйге гөлләр бар дөньяны ямьләндергән матур көнне дөньяга килгәнсез. Ходай тәгалә хатын-кызны...
-
Азнакай районы Чалпы авылында янгын чыккан
Чәршәмбе көнне кичкә таба Чалпы авылы шәхси хуҗалыгында янгын чыга. Нәтиҗәдә, сарайга өлешчә зыян килә. Утның ни сәбәпле чыгуы ачыклана. Янгын сагы хезмәткәрләре җәйге янгын куркынычы зур булган чорда ихата янына сулы мичкәләр куярга, беренчел янгыне сүндерү чаралары булдырырга киңәш итәләр. Гомүмән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый сакларга кирәк! Шулай булганда...
-
Ишек алды гөлбакча булса күңелле
Урамнан бала җитәкләгән әти белән әни бара. Сабый кулындагы тәм-томын ашап бетерде дә, кабын аларга сузды. Әти кеше һич уйланып тормастан, аны чәчәкләр үсеп утырган газонга болгап атты. Бала: "Шулай ярый икән", - дип үрнәк алды. Мондый күренешне еш очратырга була. Машина тәрәзәсеннән, балконнан очкан чүпләрне дә өстәсәң, чүп өстенә...
-
Азнакайдан Мәннәф Хөҗҗәтов полиотлон буенча Россия беренчелегендә катнаша
Өлкән яшьтә дә спорт белән актив шөгыльләнүче ветераннарыбыз бар. Шуларның иң өлкәне һәм иң активы - Мәннәф Хөҗҗәтов Йошкар-Олага ветераннар арасында полиотлон буенча Россия беренчелегендә катнашырга китте. Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган бу ярышларда да якташыбыз сынатмас дип ышанабыз.
-
Азнакайлылар, яңгыннардан сак булыгыз
Табигатькә ышаныч юк: я җилләп-давыллап яңгыры явып үтә, я атналар, айлар буена эссе, коры һава саклана. Көчле гарасатлар, су басуларга да күнегеп беттек. Әле менә алдагы атнада да эссе һава булачак дип фаразлыйлар синоптиклар. Шуңа да халыктан аеруча сак булу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү сорала. Су тәпәннәре тулы торсын,...
-
Аяз көннең һәр сәгате кадерле
"Килә ява, килә ява, ияләште бер болыт," - диярсең. Көннәр бераз кипшереп, инде генә комбайннарны иген кырына чыгаралар, яңгыр коеп үтә дә, янә "куып кайтара". Бүген игенчеләрнең дә, җитәкчеләрнең дә уенда бары бер теләк: ялтырап кояш чыксын, көннәр аязып, мул булып өлгергән игенкәйләрне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп итсен! Ипекәйләр һәр...
-
Азнакайда исерек шоферга карата җинаять җаваплыгыгы кузгатылачак
1 июльдән юл хәрәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык катгыйланды. Бу аеруча аек булмаган килеш руль артына утыручыларга кагыла. Әмма узган атнада гына да ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан шундый 7 шофер тоткарланган. Берсенең мондый хокук бозган өчен көченә кергән суд карары да булган. Хәзер закон буенча аңа карата җинаять җаваплыгыгы кузгатылачак....