24 июль 2014 яңалыклары
-
Азнакайда исерек урманчылар үз кардәшен үтергән һәм агачлар арасына күмеп куйган
Көзнең салкын бер көне була ул. Урманда шакы-шокы балта, пычкы тавышлары яңгырап тора. Корыган агачлар шартлап сынган тавыштан кошлар да куркып кисәк күккә күтәрелә. Көн буе эшләп арыган урманчылар бригадасы кич кырын ялга туктый. Вагондагы аш өстәленә аракы да менеп кунаклый. Шактый гына салып алган өч ир-егет арасында бермәлне бәхәс...
-
Азнакайда ике власть кушылды
Безнең очракта ул бары тик файдага гына булды. Безнең диюем: "дүртенче власть" саналган матбугат - "Маяк" газетасы редакциясе һәм инде Азнакай шәһәр суды, аны тәгаенләп тору да кирәкмәс, закон сагы, власть органы. Инде дистә елдан артык барган бу дуслык, үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәсен сөйләп торасы түгел, укучыбыз да яхшы тоядыр. Өч...
-
Азнакайда “Нива” машинасы 10 яшьлек малайны бәрдерә
Узган атнада район җирлегендә җиде җинаять кылынган, аларның алтысы "кайнар эз"дән ачылган. 17 июль көнне Эчке эшләр бүлегенең дежур частена Азнакайда яшәүче берәү "Шевроле-Нива" машинасын куып алып китүләре турында хәбәр итә. Соңыннан әлеге автомобиль шәһәр зираты кырыннан табыла. Оператив-эзләү вакытында каракларның балигъ булмаган өч бала икәнлеге ачыклана. Тикшерү барышында аларның...
-
Азнакайның Кәкре Елга авылында баланы котырган эт тешләгән
Районның санитар-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында сүз нигездә котыру чиренең баш калкытуы һәм бу нәүбәттән алып барылган профилактика эшчәнлеге турында барды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов алып барды һәм утырышта каралган мәсьәләнең Татарстан премьер-министры Илдар Халиковның җитди контролендә булуын әйтте. Районда да хәл киеренке кала. Әле шушы...
-
Эшмәкәрлек субъектларыннан Азнакай бюджетына 22 миллионга якын салым акчасы кергән
Районда эшмәкәрләргә ярдәм максатында төрле очрашулар, чаралар оештырыла. Шундый эшлекле очрашуларның берсе район Советы бинасында үтте һәм ул нигездә яртыеллык эш йомгаклары һәм алда торган бурычларга багышланды. Очрашуда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрданов, ТР Икътисад министрлыгы каршындагы эшмәкәрләргә ярдәм үзәге вәкиле Булат...
-
Азнакай халкы депутат Марсель Галимәрдановка сорау арты сорау яудырды
Лиза Нурлыева, автор фотосы Инде газетабызда хәбәр ителгәнчә, 23 июль көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрданов азнакайлыларны кабул итү үткәрде. Депутат кабул итүенә һәркем үз борчу-проблемасы белән килгән. Әйтик, срогыннан алда лаеклы ялга китәргә ниятләгән, гомере буе...
-
Ураза гаете Азнакайда ял көне дип игълан ителде
28 июль, дүшәмбе көнне халкыбыз динебезнең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Ураза гаетен каршылаячак. Бәйрәм чаралары Азнакайның барлык мәчетәләрендә дә узачак: иртәнге 6.00 сәгатьтә вәгазь сөйләнә, гает намазы 7.00 сәгатьтә укыла, аннан соң хөтбә сөйләнә. Шәһәребезнең үзәк Ак мәчетендә дин тотучыларны олуг бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлаячак,...