24 апрель 2014 яңалыклары
-
Актүбә бистәсендә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү мәсьәләсе каралды
Районда халыкның торак хәлен яхшырту буенча планлы эш алып барыла. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министрлыгы, Дәүләт торак фонды вәкилләренең Актүбә эшчеләр бистәсендә яшәүчеләр белән очрашуында да авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерү программасының тормышка ашырылу мәсьәләләре каралды.
-
Азнакайның күпкатлы йортларында капиталь төзекләндерү эшләре бара
Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты белгечләре белдерүенчә, быел райондагы күпкатлы йортларга капиталь ремонт уздыручы төзелеш оешмаларының барысы белән дә килешү төзелгән. Бүген шәһәрдәге 35 йортның 26 сында эш уңышлы гына бара. Болгар-14, Лобачевский-3, Солтангалиев-25, Шәйхетдинов-1, Тукай-25, Ленин урамындагы 24, 16, 20 нче йортларда аның 70-95 проценты башкарылган да инде. Актүбә...
-
Якташыбыз Илдус Гобәй “Туган авылым – Түбән Стәрле” җыентыгын чыгарды
Түбән Кама шәһәрендә яшәүче якташыбыз Илдус Гобәй үзенең 65 яшьлек юбилее уңаеннан барлык иҗатын туплап "Туган авылым - Түбән Стәрле" дигән шигырьләр һәм проза әсәрләреннән торган җыентыгын чыгарды. Шагыйрь-язучының иҗаты нигездә Ык буеның гүзәл табигатенә, Түбән Стәрленең фидакарь кешеләренә багышланган.
-
Азнакай волонтерлары Георгий тасмалары өләшәчәк
Җиңүгә багышланган акцияләрнең янә берсе - волонтерлар тарафыннан Георгий тасмалары өләшү. Буыннарны берләштергән патриотик чара инде 10нчы тапкыр үткәрелә. Азнакайлылар әлеге акцияне һәр елны көтеп ала.
-
Азнакай укучылары сугыш ветераннарына хат язачаклар
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең быел 69 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан республикада, безнең Азнакай районында да күптөрле акцияләр старт алды. Аларның шушы көннәрдә башланган берсе "Җиңүчегә хат" дип атала. Мәктәп укучылары сугыш ветераннарына хат язачаклар. Аларның иң кызыклы, эчтәлеклеләре "Маяк" газетасында да дөнья күрәчәк.
-
Азнакай журналисты Ясир Хөснетдиновка мактаулы исем бирелде
Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Президенты Указы белән "Бөтенроссия дәүләт телевидениесе һәм радиотапшырулар компаниясе" федераль дәүләт компаниясе филиалы - "Татарстан дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе" радиотапшырулар хезмәте мөхәррире, безнең якташыбыз, каләмдәшебез журналист Ясир Фәрвәз улы Хөснетдиновка "Татарстан Республикасының атказанган мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре"...
-
Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай игенчеләренең уңай тәҗрибәсен хуплады
Чәршәмбе көнне районыбызда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә вертолетта басулар өстеннән әйләнеп, язгы кыр эшләренең барышы белән танышканнан соң, "Марс" җәмгыяте басуында алар хуҗалык җитәкчеләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре,...
-
Азнакайда явым–төшем якшәмбе генә туктаячак
Синоптиклар Азнакайда күп кар явачак һәм буран булачак дип фрызлаган иде. Алар һич тә ялгышмады. Ябалак-ябалак кар күрү мөмкинлеген киметә, ә машина йөртүчеләр инде кышкы тәгермәчләрен җәйгегә алыштырырыга өлгерде. Шуңа күрә бүген юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Түбәләрдә өем-өем җепшек кар җыела, үткән кешеләр башына төшәргә дә озак сорап тормас....