24 март 2017 яңалыклары
-
Азнакайның “Алтынчәч” балалар бакчасында экологлар кунакта булды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакайның 10 нчы "Алтынчәч" балалар бакчасында Ык буе территориаль идарәсе белгечләре кунакта булды. Алар республикабызда яшәүче кошлар турында сөйләделәр. Мондый чаралар яшь буында табигатькә сакчыл караш тәрбияли.
-
«Ак чишмә»дә Нәрүз бәйрәме узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты иҗат коллективы "Ак чишмә" тернәкләндерү үзәгендә Нәүрүз бәйрәме үткәрде. Артистларның чыгышын биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар бик җылы кабул иттеләр.
-
Уразай авылында агач кисү ярышы ВИДЕО. Уразай авылында Нэуруз бәйрәме. ФОТОРЕПОРТАЖ
-
Азнакай шәһәре янгын сүндерүчеләре гарнизоны коткару буенча күнекмәләр уздырды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакайның “Тамчыкай” балалар бакчасында театр яраталар
19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме кечкенәләр өчен Абдулла Алишның "Койрыклар" әкияте буенча спектакль күрсәттеләр.
-
Азнакайда рәсем сәнгате тарихы буенча республика олимпиадасы узачак
25 мартта Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате тарихы буенча республика олимпиадасы узачак. Анда Азнакай, Җәлил, Бөгелмә, Актүбә, Әлмәт укучылары XVII гасыр Европа сәнгате буенча белемнәрен сынаячак. Шулай ук "Рембранд иҗаты" дигән семинар да оештырыла.
-
Азнакайның яшь скрипкачылары республика конкурсында жюрины әсир иттеләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакай тальянчылары “Моңлы тамчы” республика фестивалендә лауреат булдылар
Чистай шәһәрендә балалар фольклор коллективларының "Моңлы тамчы" республика фестивале узды. Анда Азнакай сәнгать мәктәбенең Альбина Махиянова җитәкчелегендәге "Хәй, егетләр!" тальянчылар ансамбле беренче дәрәҗә лауреат булды. Фестиваль программасы киң: борынгы киемнәр, әйлән-бәйлән, гармунда, курайда, кубызда уйнаулар, халык уеннары - барысы ерак үткәннәргә алып кайткандай була.