24 март 2016 яңалыклары
-
Руслан Сәхипгәраев автомобиль спорты буенча ярышларда сынатмады
Әлмәт шәһәрендә республиканың мәктәп укучылары арасында радио белән идарә ителүче модельләр категориясендә автомобиль спорты буенча ярышлар узды. Анда Азнакай районыннан педагог Риф Хаҗиев җитәкчелегендә Руслан Сәхипгәрәев һәм Владислав Калугин да катнашты. Руслан Сәхипгәрәев ДТМ һәм РЦБ категорияләрендә II һәм III урыннарны яулады.
-
Азнакай Балалар иҗаты үзәге шахматчылары – иң көчле
Азнакай Балалар иҗаты үзәге базасында мәктәп укучылары арасында шахмат буенча муниципаль ярышлар узды. Шәхси беренчелектә кызлар арасында I урынны Энҗе Галиева (Азнакай Балалар иҗаты үзәге), II урынны - Зөхрә Минһаҗева (Сарлы), III урынны - Рәзилә Фәзуллина (Тымытык) яулады. 1-5 нче сыныф малайлары арасында I урында - Ислам Бәхтиев, II урында...
-
Фазлыев Илнур Фаил улын якын туганнары туган көне белән котлыйлар
Мөслим районы Вәрәшбаш авылында дөньяга килеп, бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә гомер итүче "Сельхозжилсервис" муниципаль унитар предприятиесе директоры булып эшләүче Фазлыев Илнур Фаил улына 25 март көнне 45 яшь тула. Кадерле абыебыз, Илнур! Сине чын күңелебездән олуг бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Эшеңдә зурдан-зур уңышлар телибез, бүгенгедәй көч-куәтең, энергияң ташып торсын, исәнлек-саулыктан...
-
Илбәк тә язны каршылады
Өй кыекларыннан тамчылар тама, урамда гөрләвекләр биешә. Тиздән җылы яктан кошлар да кайтырлар. Кышны озатып, язны каршылау ниятеннән, Илбәк авылында "Нәүрүз мөбәрәкбад" исемле бәйрәм узды. Борынгыдан килгән йола буенча, "Чулпан" балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары өйдән-өйгә йөреп: Кояш чык, чык, чык, Суык кач, кач, кач! Без уйныйбыз җылыткач, Нәүрүз мөбәрәкбад!...
-
Азнакайда укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча конференция узды
Укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген ничек оештырырга? Укучыларны нинди юллар белән конкурсларга тартырга, олимпиадаларга әзерләргә? 23 мартта Азнакай 1 нче мәктәбе базасында узган төбәкара конференциядә педагоглар әнә шул мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Анда Яр Чаллы шәһәре, Әлмәт, Азнакай, Бакалы районнары укытучылары, мәгариф идарәләре, район һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре катнашты. Пленар өлештән...
-
Азнакайда Россиядә Кино елы кысаларында кичәләр уза
Балалар үз әкиятләребездә үссен Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында Россиядә Кино елы кысаларында күренекле кинорежиссер Александр Роуның тууына 110 ел тулуга багышланган кичә узды. Кече яшьтәге мәктәп укучылары илебездәге беренче һәм бөек әкиятче-кинорежиссер турында кызыксынып тыңладылар. Кечкенәдән күңелебезгә кереп калган "Василиса Прекрасная", "Кощей Бессмертный", "Марья-искусница", "Морозко", "Конек-Горбунок", "Королевство кривых...
-
Бүген Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне
Шул уңайдан Яшьләр үзәге бу датага багышлап акция үткәрә. Шәһәребез мәктәпләре укучылары белән 15.00 сәгатьтә урамнарга чыгып, алар халыкка әлеге мәкерле авыру, аннан саклануда профилактик чаралар, киңәшләр бәян ителгән буклетлар, үзләре ясаган символика - ак ромашкалар таратачаклар.
-
«Маяк» газетасы редакциясе түгәрәк өстәл үткәрә
«Маяк» газетасы редакциясе 29 мартта динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү, толерантлыкны пропагандалау, экстремизмга каршы профилактика, милли сәясәтне тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл үткәрә. Кызыксындырган һәм борчыган сорауларыгыз булса, 28 мартка кадәр azmayak@mail.ru электрон почтасына язып җибәрә яки 9-43-57 телефоны буенча шалтыратып бирә аласыз.
-
Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә “Сәрбиназ” бәйгесе узды
Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә менә унынчы елын татар пьесаларын башкару осталыгы буенча "Сәрбиназ" исемле конкурс оештырыла. Быел анда скрипкачылар, саксофончылар һәм флейтачылар арасыннан 40 укучы катнашты. Язилә Хәсәнова, Артур Сабиров (укытучылары Зөлфия Еникеева), Алиса Хәнипова (укытучысы Лилия Тимирова), Вилена Филипова (укытучысы Луиза Латыйфуллина) I дәрәҗә; Әдилә Идиатова, Рәилә Ильясова (укытучылары...
-
Азнакай районы һәм шәһәрендә 22 мартка хезмәт базарындагы хәл торышы
2016 елның 21 мартына мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 292 кеше тәшкил итте. Ел башыннан үзәккә 22 предприятиедән 55 кешене эштән азат итү турында мәгълүмат керде. Фактта штат кыскартылу сәбәпле эштән азат ителгән 6 кеше мөрәҗәгать итте, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 7 кешегә азрак. 2016 ел башыннан...
-
Азнакай район җитәкчелеге сәламәтлек саклау өлкәсен аерым контрольдә тота
Күрәсең, халыктан кергән зар-моң, шикаятьләр дә моңа сәбәпче булгандыр. Әле шушы көннәрдә генә үзәк сырхауханәнең "Здравкласс" кабинетында учреждение җитәкчелеге һәм бүлек мөдирләре белән чираттагы киңәшмә узды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнаштылар. Киңәшмәдә сүз узган ике айдагы эшчәнлек нәтиҗәләре, көн кадагында...