24 март 2014 яңалыклары
-
Азнакай районы туберкулез буенча имин җирлекләрнең берсе санала
Бүген - 24 мартта Дөньякүләм туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә. Шул нәүбәттән табиб-эпидемиолог Әхмәт Нургалиевтан әлеге авыруга кагылышлы иң мөһим дип тапкан берничә сорауга җавап алдык. -Әхмәт Нургалиевич, туберкулез йогышлы авыруларның берсе. Ул һаман да шулай куркыныч булып каламы? -Шунсын әйтергә кирәк, Татарстанда бу авыруның таралу дәрәҗәсе Россиякүләмнән 29,8 процентка...
-
Азнакай оешмалары үзешчән сәнгать сморт-конкурсына әзерләнә
31 марттан Мәдәният йортында предприятие, оешма, учреждениеләр арасында үзешчән сәнгать сморт-конкурсы башлана. Коллективлар 8 апрельгә кадәр иҗатта көч сынашачак. Иң яхшылар 14 апрельдә - йомгаклау концертында билгеле булачак. Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ (Авыл мәдәният йортлары арасында үзешчән сәнгать сморт-конкурсыннан)
-
Татарстанда “Ана теле” дәүләт online-мәктәбе ачылды
Хәзер татар телен өйдән чыкмыйча, дөньяның теләсә-кайсы почмагында торып, онлайн өйрәнергә мөмкин. Моның өчен http://anatele.ef.com сайтына керергә һәм теркәлергә генә кирәк. Бүгенге көндә "Ана теле" онлайн-мәктәп проекты кысаларында 96 дәрес эшләнгән, 96 видеофильм, 5 меңнән артык аудиоролик төшерелгән. Татар телен өйрәнү буенча «Ана теле» проекты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы...
-
Азнакай сабыйлары ил тарихын өйрәнә
Без балаларда кечкенәдән туган якка мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Алар халкыбызның үткәнен белеп үссен өчен сәяхәтләр оештырабыз. Күптән түгел туган якны өйрәнү музеена бардык. Биредәге экспонатлар балаларда зур кызыксыну уятты. Музей хезмәктәрләре борынгы чорда татар халкының ничек көн күргәнен, нинди кул эшләре белән шөгыльләнгәнен аңлатты. Чигүле сөлгеләр, авыл миче, җиз самовар,...
-
Азнакайның "Теремкәй" балалар бакчасында Нәүрүзне каршыладылар
Азнакайның 2 нче "Теремкәй" балалар бакчасында татар халкының борынгы бәйрәме - Нәүрүзне каршыладылар. Балалар Нәүрүзбикәгә үзләренең һөнәрләрен күрсәтте: җырладылар, биеделәр, милли уеннар уйнадылар. Пешекче апалары аларны коймак белән сыйлады. Самими, чиста күңелле сабыйлар халкыбызның мирасы булган милли бәйрәмнәрне күңелле һәм рәхәт итеп үткәреп була алуын күрсәтте. Гасыр белән гасыр очрашты,...
-
Балаларның техник иҗатын үстерүгә азнакайлылар 600 мең сумлык грант откан
Урамда киләп салып йөрмәсен өчен баланы нинди дә булса файдалы шөгыльгә җәлеп итәргә кирәк. Кызлар курчак уйнарга, аларга кием-салым тегәргә, ашарга пешерергә яратса, малайларны күбәрәк техника кызыксындыра. Уеннан - уймак дигәндәй, киләчәктә бу шөгыльләре һөнәргә дә әверелеп китәргә мөмкин. Азнакай 8 нче урта гоумбелем бирү мәктәбендә укучыларның буш вакытын файдалы...
-
Азнакай укучыларының белемгә мәхәббәте ашказаны аша да үтә
Балаларыбызның күбесе иртән чәй эчәргә дә өлгерми мәктәпкә чыгып йөгерә. Көнозын дәрестә утырасы, аннан түгәрәкләргә барасы бар. Ә ач ашказаны белән фән нигезләрен үзләштерү бик авыр. Шуңа күрә укучы сәламәтлеге өчен рациональ туклану мөһим роль уйный. Безнең мәктәпләрдә ул ничек оештырылган? Лира Галиева, укучы кыз әнисе: - Мәктәп елларын хәтерләтеп,...
-
Актүбә бистәсендә “Карга боткасы” бәйрәме узды
Актүбә 2 нче урта мәктәбе укучылары әти-әниләре белән берлектә "Карга боткасы" бәйрәме уздырды. Көн белән төн тигезләшкән вакытта, кара каргалар килу хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм халык тарафыннан бик яратылып кабул ителгән. Безнең мәктәп укучылары да матур итеп киенеп, бәйрәмгә җыйналды. Өйдән өйгә кереп күкәй, ярмалар, җыйдыр, хуҗаларга рәхмәт әйтеп,...