23 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Ипотека алучы яшьләр колагына
Россия төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень күп балалы гаиләләр өчен ипотека түләүләрен киметергә тәкъдим итә. Шул ук вакытта ул гаиләгә ярдәм итү буенча дәүләт сәясәтен формалаштырганда, бигрәк тә өченче бала туган гаиләләргә басым ясау зарур, дип белдерә. Бу хакта "Российская газета" яза. Мень белдергәнчә, әгәр гаиләдә ике генә генә...
-
Иртәгә Азнакайда һәм Актүбәдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Районыбыз халкын үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Көзге ярминкәнең чираттагысы шимбә - 24 сентябрьдә - Азнакайда Шифа" мәйданында, Актүбә эшчеләр бистәсендә - базар каршында 8 сәгать 30 минутта башлана. Анда ит, сөт, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм...
-
Сарлы укучылары игелекле гамәлләр кыла
Сарлы урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары ел башыннан бик күп файдалы һәм кызыклы эшләр белән мәшгуль. Көзге изгелек атнасында Ык елгасы яр буендагы чүп-чарны, һәйкәл янын чистарттык. Өлкәннәргә дә ярдәм итеп, хәлләрен белеп кенә торабыз. 8 нче сыйныф укучылары авыл урамында "Елмаюыңны бүләк ит" акциясе үткәрделәр. Өлкән әби-бабайлар белән аралашып,...
-
Азнакайда иртәгә “Милләтләр кроссы” уздырыла
Йөгерәбезме? Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан шәһәребездә 24 сентябрь көнне Сабантуй мәйданында "Милләтләр кроссы" уздырыла. Ярышларда районның белем бирү учреждениеләре укучылары, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре, өлкән буын кешеләре, гомумән, спортны яраткан, актив, сәламәт яшәү рәвеше алып барган барлык кеше катнаша ала. Йөгерүчеләр стартка 10.00 сәгатьтә баса.
-
«Маяк»ка язылучылар арасында бүләкләр уйнатыла
Көзгә аяк басуга безнең редакциябездә дә урак өсте - газетабызга язылу башлана. Кыш әле таулар артында кебек тоелса да, ел бетәргә санаулы гына айлар калып бара. Ә вакыт дигәнең, агымсудай, сизелми дә уза бит ул. Бездә халык бүгенге эшне иртәгә калдырырга күнекмәгән. Алдан язлылуның отышлы яклары күп инде аның. Бердән,...
-
Балалар өчен янгын куркынычсызлыгы айлыгы үтте
15 августтан 15 сентябрьгә кадәр Азнакай районында балаларны янгын куркынычсызлыгына өйрәтү буенча айлык үтте. Азнакай янгын күзәтчелеге, янгын-коткару гарнизоны, ВДПО хезмәткәрләре барлык гомумбелем учреждениеләрендә, әти-әниләр җыелышларында янгынга каршы инструктажлар уздырдылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр. Янгын була калса, нәрсә эшләргә кирәк? Укучылар белән практикада әнә шул темага төрле өйрәнүләр уздыру,...
-
Азнакайлылар, ялга туры килгән бәйрәмнәр башка көнгә күчерелми
ТР Дәүләт Советы "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы канунына үзгәрешләрне кабул итте. Шулай итеп, республикада эш көннәре күбрәк булачак. Үзгәрешләр бәйрәм көн ялларга туры килгән очракта, аны башка көнгә күчерүне кире кага. Президент кул куйган очракта, 10 көннән гамәлгә керәчәк канунның нәтиҗәсен инде ноябрьдә үк сизәчәкбез. Чөнки...
-
Азнакайда, ремонт кергән йортлар балкып тора
Быел көз бик иртә аяк атлады. Эссе җәйне салкын, яңгырлы көннәр алыштырды. Йортларга капиталь ремонт ясаучылар да эшләрен вакытында тәмамладылар, салкын көзләргә калмадылар. 20 нче сентябрьгә инде, ике йорттагы кимчелекләрне исәпкә алмаганда, Азнакай капремонтчыларының эше дәүләт комиссиясе тарафыннан кабул ителеп алынды. Быел капиталь ремонт программалары буенча Федераль закон чикләрендә 2016...