23 март 2017 яңалыклары
-
Азнакай районы прокуратурасында эшмәкәрләрне Бөтенроссия кабул итү көне узачак
Татарстан Республикасы прокурорының "Татарстан Республикасы прокуратура органнарында эшмәкәрләрне Бөтенроссия кабул итү көнен оештыру турында" күрсәтмәсе буенча һәр айның беренче сишәмбесендә эшмәкәрләрне кабул итү үткәрелә башлаячак. Аның беренчесе бу елның 4 апрелендә 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр Баһаветдинов урамы, 4а йорт адресы буенча Азнакай прокуратура бинасында булачак.
-
Азнакай районы Урсай авыл Мәдәният йортында укытучы, шагыйрә, хәбәрче Тәкыя Шәрипованы искә алу кичәсе. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакайда «Шофер, җәяүлеләрне үткәр!» акциясе узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакайның яшь скрпкачысы Әдилә Зиатдинова республика конкурсында уңышлы чыгыш ясады
Түбән Камада "Дүрт кыл" республика конкурсы узды. Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең яшь скрпкачысы Әдилә Зиатдинова анда икенче дәрәҗә лауреат булды. Укытучылары Лилия Газизова "Иң яхшы концертмейстр", Зөлфия Еникева "Лауреатлар әзерләгән өчен" дипломнары белән бүләкләнделәр.
-
Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары лауреат булдылар
Яр Чаллы шәһәрендә "Моң чишмәсе" ачык фестиваль-конкурсы узды. Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары Камил Мөбарәкшин һәм Динислам Миннияров (укытучылары Рәисә Әмирова) - беренче дәрәҗә лауреат, Айгиз Раянов (укытучысы Эльза Бикаева) икенче дәрәҗә дипломант булдылар.
-
Азнакай музеенда “Минем яраткан шәһәрем” фотоконкурсында катнашучыларны бүләкләделәр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакайлыларны бәйрәм концертына чакыралар
24 мартта 18.00 сәгатьтә Мәдәният йортында Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан иң яхшы иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты була.
-
Бүген Азнакайга Җәлил хәзрәт Фазлыев килә
23 нче март сәгать 18.00 Балалар Иҗаты Үзәгендә Татарстан мөсеманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу кичәсе була. Рәхим итегез.
-
Азнакайдан Азалия Сафина “Дулкыннар”да дулкынландыргыч чыгыш ясаган
Казан шәһәрендә "Дулкыннар" республика конкурсы узды. Ул шагыйрь Разил Вәлиевкә 70 яшь тулуга багышланды. "Сәнгатьле сүз" номинациясендә Азнакай Мәдәният йорты каршында Зөлхия Миңнеханова җитәкчелегендә эшләп килүче "Тылсым" театр студиясендә шөгыльләнүче Азалия Сафина беренче урынга лаек булды.