23 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Азнакай кызлары хоккей буенча Татарстан беренчелегенә әзерләнә
Җирлегебездә хоккей алга киткән спорт төрләреннән санала. Бүген 500 дән артык егет һәм кыз әлеге спорт төре белән шөгыльләнә. Алар Азнакай данын республика гына түгел, Россия күләмендә дә лаеклы яклыйлар. 28 гыйнварда исә хоккейчы кызларыбыз үз җанатарларын Боз сараенда узачак алкалы хоккей буенча Татарстан беренчелегенең календарь уеннарында көтеп калалар. Бу...
-
Ишетми калма, Азнакайда – хоккей ярышлары үтә!
Укучыларның алкалы хоккей буенча XI Спартакиадасы кысаларында, 27 гыйнварда шәһәргә хоккейчылар десанты төшәчәк. Бу көнне Боз сараенда Азнакайның "Соколы", Лениногорск шәһәренең "Нефтяник", Нурлатның "Ледок" командаларының 2003 елгы ир-егетләре үзара көч сынашачак. Ярышлар 13.00 сәгатьтә башлана. Керү - ирекле.
-
Азнакайлылар хоккей буенча финал ярышларында катнаша
21-22 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә 2002 елгылар арасында А.В.Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы призына хоккей буенча Республика ярышларының өченче этабы үтте. Азнакайның "Соколы" командасы, биш команда арасында беренче урын яулап, финалга чыкты (тренерлары - Радик Галиев). Мамадышта үтәчәк финал ярышларында якташларыбызга уңышлар телибез!
-
Азнакай әтиләре мәктәпкә якыная
Иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген активлаштыру максатларында Азнакай 1 нче урта мәктәбендә Әтиләр берлеге өчен ачык ишекләр көне узды. Бу көнне алар мәктәп тормышы белән якыннан таныштылар, ачык дәресләрдә булдылар, балалар белән бергәләп төрле уеннарда катнаштылар. Соңыннан ачык ишекләр көненә йомгак ясалды, әтиләр үзләренең тәэсирләрен һәм теләкләрен белдерделәр. Айгөл Дишина, тәрбия эшләре...
-
Азнакайның яшь спортчылары яңа җиңүләр яулады
20-22 гыйнвар көннәрендә Әлкәй районы Базарлы Матак авылында 2003-2005 елгы егет һәм кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелеге үтте. Ярышларда Азнакайдан Айнур Мәгъданов (тренеры - Айрат Миңнегалиев) һәм Маис Ршоян (Артур Миңнеханов) үз авырлык категорияләрендә алтын медаль яуладылар. Айгиз Вахитов (Айрат Миңнегалиев) белән Булат Гуломов (Артур Миңнеханов) - өченчедә.
-
Азнакайлылар, нинди су эчүебезне беләсезме? ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары буенча территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Илдар Дружков белән әңгәмәбез менә шул хакта. Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева.
-
Азнакай пенсия фонды идарәсе Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә
Пенсия фондының идарәсе кеше хокуклары буенча район вәкиле белән берлектә, 26 гыйнвар көнне 13.00-14.00 сәгатьләрдә Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Пенсия, гаилә, хезмәт, торак закончалыгы һ.б. буенча сорауларыгыз булса, аларга бушлай консультация ала аласыз. Кабул итү Пенсия фонды идарәсе бинасында уздырыла (Төзүчеләр урамы, 10 нчы йорт).
-
Азнакайлыларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты кабул итә
28 гыйнвар көнне 10.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев район халкын кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92.
-
Азнакайлыларның күңеле изгелектә
Азнакайлылар - беркайчан да бер-беренең кайгы-борчуларына битараф калмаган, изге күңелле халык. Районыбызда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, мохтаҗлыкта яшәүче гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән игелек марафоннары үткәрелеп тора. Актүбәнең "Өмет" иҗат төркеме дә бу көннәрдә районыбыз авылларында хәйрия концерты белән чыгыш ясап йөри. Алар күрше Сарман, Мөслим районнарында да булып кайттылар. Концертларда җыелган...
-
Азнакайның “Хәтирә” ветераннар ансамбле юбилеен билгеләп үтте. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Азнакай ветераннарының "Хәтирә" ансамбле үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Район-шәһәр Мәдәният йортына аның тугры тамашачысы җыелды. Алар үзешчәннәребезнең һәр чыгышын алкышларга, чәчәкләргә күмделәр.
-
Һава торышы
Синоптиклар фаразлавына караганда, бүген, 23 гыйнвар көнне, Азнакайда түбәндәге һава торышы көтелә. Болытлы һава, бераз кар явачак. Һава температурасы көндез -11, төнлә -17 градус, җил - секундына төн яктан 5 м тизлектә, атмосфера басымы терекөмеш баганасының 737 мм тәшкил итәчәк, һава дымлылыгы 63-82 процент.
-
Азнакайлыларга якташыбыз Ильяс Дауди турында фильм
Якташыбыз, Россия Герое Ильяс Дауди турында бик эчтәлекле фильм тәкъдим итәбез.
-
Азнакай районы Микулино авыл җирлегендә халык җыены узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Җирлек башлыгы Имиль Такиуллин 2016 елда авыл җирлегендә башкарылган эшләргә хисап тотты. Җыенда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, хезмәт күрсәтүче служба җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җыен концерт номерлары бүләкләүләр белән үрелеп барды, халыктан сораулар күп булды. Җирлек халкын ниләр борчый? Тулы материалны "Маяк" газетасыннан укыгыз! Нәсимә Фазлыева
-
21 гыйнвар, шимбә көнне Чубар Абдул авыл җирлеге һәм “Тукай” хуҗалыгының хисап җыелышы булды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков һәм авыл җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов тулы эчтәлекле доклад белән чыгыш ясадылар. Җыенда район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов катнашты һәм сорауларга җаваплыр бирде. Бүләкләүләр - очрашуның иң күңелле мизгелләре булды. Тулы материалны "Маяк" газетасының алдагы саннарыннан карарсыз.