22 декабрь 2015 яңалыклары
-
Азнакай төсле утлары белән балкый
Яңа елны зарыгып көтеп алабыз һәм аны матур итеп каршыларга әзерләнәбез. Әнә, шәһәребезгә дә бәйрәм рухы иңде: бизәлгән чыршылар, төрле төсләре белән җемелдәүче утлар, кардан ясалган әкият сыннары… Һәркем кулыннан һәм мөмкинлегеннән килгәнчә фантазиясен эшкә җиккән. Ел саен предприятиеләр, оешмалар арасында бәйрәм бизәлешенә бәйге үткәрү бу әзерлеккә тагын да бер...
-
Безнең журналист - бүлек редакторы Нәсимә Фазлыева “Кечкенә хуҗалыкның зур эшләре” дигән мәкаләсе белән җиңү яулады
"Маяк" газетасы редакциясендә дипломнар саны тагын бергә артты. Хезмәттәшебез Нәсимә Фазлыева Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы игълан иткән VI "Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында журналистик эшләр һәм медиа-проектлар бәйгесе"ндә катнашып, "Кечкенә хуҗалыкның зур эшләре" дигән мәкаләсе белән җиңү яулады. Казанда узган бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә дипломнарны ТР Икътисад министры Артем Здунов...
-
Чирек гасыр халыкка хезмәттә
2015 елның 22 декабрендә Россия Пенсия Фонды оешуга 25 ел тулды. Әлбәттә, кеше гомере белән чагыштырганда бу әллә ни зур чор түгел, әмма заманча социаль дәүләт яшьтәше буларак илебез үсеше тарихында бу вакыйга билгеле бер игътибарга лаек. Әлеге уңайдан без Азнакай пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ләйсән Ваһапова белән әңгәмә кордык....
-
Актүбә мәдәният йорты директоры Нина Хвалеева Мәдәният министрлыгы грантына лаек булды
Актүбә мәдәният йорты директоры Нина Хвалеева райондашларга бик күп чараларны оста оештыручы һәм иҗади шәхес буларак яхшы таныш. Аның төрле бәйгеләрдә күп санлы җиңүләренә тагын берәү өстәлде: ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантына лаек булды. Әлеге конкурста 29 районнан 126 кеше катнашкан, 53 мәдәният хезмәткәре җиңеп чыккан. Грантның гомуми күләме...
-
Безнең үзәк – республикада иң яхшысы
2015 елгы нәтиҗәләр буенча Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге "2015 елдаТатарстан Республикасының иң яхшы мәшгульлек үзәге" исемен яулады. Үзәк җитәкчесе Лилия Гафиеваны Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тәбрикли.