22 декабрь 2011 яңалыклары
-
Остазыбызның якты истәлегенә
Азнакай спорт өлкәсендәге мәшһүр кешеләре белән хаклы горурлана. Шуларның берсе - Григорий Васильевич (Гамил Ализанович) Закиров. Ул безнең якларга 1964 елны килеп төпләнә һәм гомер буе Азнакай УТТсында шофер булып эшли. Мәңгелек ярын да шушында таба - Раиса Михайловна белән бик тату, матур яшиләр. Россия чемпионы, спорт мастеры Азнакайга килгәч...
-
Баланың уңышы – ананың сөенече
Безнең шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлегеңне ныгыту өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Ике елга якын кызым "Лидер" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөри. Районда гына түгел, республикакүләм ярышларда да катнашып, югары күрсәткечләр яулап кайталар. Аларны тренер Илһам Сәлифов әзерли. "Лидер" спорт мәктәбе директоры Айдар Мәрданшин, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы...
-
Гавәми тыңлаулар билгеләнде
Азнакай районны территориясе тотрыклы үссен өчен шартлар тудыру, тирә-як мохитне саклау, гражданнарның һәм район предприятиеләренең, шул исәптән җир участоклары һәм капиталь төзелеше объектлары хуҗаларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру максатларында район башлыгы карары белән "Азнакай муниципаль районының "Азнакай шәһәре" муниципаль берәмлеге җирләреннән файдалану...
-
Соравыгыз туса
26 декабрьдә 11.00-12.00 сәгатьтә ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте идарәсенең Азнакай бүлеге күчемсез милеккә хокукны һәм аның белән алыш-бирешне дәүләт теркәве мәсьәләсенә багышлап, "кайнар линия" үткәрә. Сорауларыгызны Азнакай бүлеге начальнигы урынбасары Зөхрә Гайнаншинага 7-62-90 телефоны буенча бирергә мөмкин.
-
Азнакайлылар уңышлы чыгыш ясады
Әлмәт музыка көллиятендә "Яшь җырчы" бәйгесе үтте. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге шәһәрләре сәнгать мәктәпләре укучылары үзләренең сәләт-осталыгын күрсәтте. Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары Әминә Рәхимова, Алсу Дәүләтгәрәева (укытучылары Н.Шәрифуллина, концертмейстер Н.Хәсәнова), Ленара Каһарманова (Р.Шәфигуллина, С.Сергеева) уңышлы чыгыш ясадылар. Ә Алсу Мөксинова (Р.Хәбибуллина, С.Шәфигуллина) икенче дәрәҗә, Ләйсән Гайфиева (Р.Шәфигуллина, С.Сергеева) беренче дәрәҗә...
-
Милекне ышанычлы саклау чарасы – аны иминиятләштерү
Сезгә тырышып тапкан милкегез кадерлеме? Әлбәттә! Аны югалтудан ышанычлы саклыйсыгыз киләме? Үзеңне һәм якыннарыңны көтелмәгән чыгымнардан иң яхшы саклау чарасы - иминиятләштерү килешүе төзү. Соңгы елларда күпләрнең тормыш хәле яхшырды, фатирлар һәм йортлар сатып алучылар күбәйде. Иминиятләштерү базары да үскәннән үсә. Милекне ирекле иминиятләштерү бик кирәкле хезмәткә әйләнде. Чыннан да,...
-
Могҗизалар туа бу кичтә
Халыкны социаль яклау һәм мәдәният идарәләре физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәмен уздырды. Бу бәйрәм һәрбер бала өчен могҗизалы, тылсымлы, теләкләр кабул була торган бәйрәм. Ул көнне дә әкият геройлары: Белмәмеш, Убырлы карчык, Кикимора һәм әлбәттә бәйрәмнең төп геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы нәниләрне әкият илендә сәяхәт...
-
Россиядә “Зебрага ау” бара
Җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы белән бәйле вакыйгалар ил күләмендәге иң җитди мәсьәләләрнең берсе булып кала. Быелның 9 аенда гына да автомобиль белән бәрдерү нәтиҗәсендә 5,5 мең кеше һәлак булды, 42 меңгә якыны төрле җәрәхәтләр алды. Һәлакәтләрнең дүрттән бере җәяүлеләр сукмагында, шул исәптән 12 проценты светофор яки инспектор тарафыннан көйләнә торган урыннарда булды....
-
Гомер буе гыйлем ал
Азнакай Мәдәният йортында Кол-Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс белән "Ислам һәм җәмгыять" дигән тема кысасында очрашу узды. Өйлә намазыннан соң халык залга ашыкты. Әлеге очрашуда күрше районнардан килүче кунаклар булуын искәртеп, аларга да, азнакайлыларга да Аллаһның рәхмәте булсын дип имам дога кылды. "Иң хәерле җыен - Аллаһ хакында сөйләшү,...
-
Хезмәткә – хөрмәт
Россия Федерациясе Президентының 2011 елның 12 декабрь Указы нигезендә В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖнең «Азнакайнефть» идарәсе скважиналарга җир асты ремонты ясау операторы Назаров Геннадий Вениаминович ягулык-энергетика комплексы үсешенә зур өлеш керткән һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясенең дәүләт бүләге - ДУСЛЫК ОРДЕНЫ белән бүләкләнде.
-
Азнакай – саннарда
1062 кеше бүгенге көндә район сәламәтлек сагында эшли. Шуларның 131е - табиб, 607се - шәфкать туташы. Хезмәткәрләрнең күбесе югары белемле. 2011 елда нибары 3 яшь белгеч туган якка кайтып, үз белгечлекләре буенча эшли. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Айдар Шәмсетдинов хәбәр итүенчә, районда медицина хезмәткәрләренә кытлык - лор-табиб, кардиолог, балалар-яшүсмерләр...