22 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Актүбә бистәсенең яшьләр лидерлары спорт-уен чарасы оештырды
Узган атна азагында Актүбәнең "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында бистә яшьләре лидеры Руслан Галеев оештырган "Без - сәламәт тормыш яклы!" исемле спорт-уен чарасы узды. Анда бистәнең егермедән артык оешма һәм учреждениесендә эшләүче яшьләр лидерлары катнашты. Агымдагы елга билгеләнгән чаралар үтәлеше белән очрашуда катнашучыларны Руслан Галеев таныштырды һәм "Күңелле стартлар" эстафетасын...
-
Азнакайда өч кеше узып баручыны тукмый һәм акчасын урлый
Шәһәрнең Нефтьчеләр урамындагы бер йорт янында 3 кеше узып баручыны тукмый һәм кәрәзле телефонын, 3 мең сум акчасын талап ала. Әлеге җинаять ачылган. Сугыш чукмарлары һәм каракларның икесе - балигъ булмаган яшьләр. Автомобиль каракларына төнлә караучысыз калган машиналарның салонындагы инструментлар, җиһазлар тынгылык бирми. Узган атнада шундый 3 очрак теркәлгән -...
-
Азнакай прокуроры Илшат Нәҗмиев районда экстремистлык күренешләре турында сөйләде
Мәгълүм булганча газетабызда шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевнең халыктан кергән сорауларга җавап бирүе турында хәбәр иткән идек. Мөрәҗәгатьләр күп һәм тормышның төрле өлкәләренә кагылышлы. - Илшат Фәритович, Сезнең Азнакай шәһәр прокуроры булып эшли башлавыгызга өч елдан артык вакыт үтеп тә китте. Бу чордагы эшчәнлегегез, керткән яңалыклар хакында әйтеп узсагыз иде. -...
-
Азнакайның 9 нчы мәктәбеендә Ачык ишекләр көне узды
Шәһәребезнең 9 нчы урта мәктәбе булачак беренчеләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрде. Мәктәп безне ачык каршылады. 4 нче сыйныф укучыларының да, парта артына 2 ай элек кенә утырган 1 нче сыйныф укучыларының да күрсәтерлек һөнәрләре җитәрлек иде. Алар биеделәр, җырлап та күрсәттеләр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, төрле уен-бәйгеләрдә көч сынаштылар....
-
Азнакайда нефтьче–ветераннар өчен бәйрәм кичәсе узды
"Азнакайнефть" идарәсенең нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехы (ЦКППН) оешуга декабрь аенда 50 ел тула. Шул уңайдан "Каенкай" ял базасында ветераннар өчен кичә уздырылды. Аңа әлеге цехта тоташтан 20-30 ар ел буе эшләгән 120 гә якын кеше килде. Цех җитәкчесе Рәсим Мусин башлангычы белән бөтен шарты туры китереп оештырылган әлеге...
-
Актүбә бистәсе инвалидлар оешмасы хәйрия концертлары оештыра
Инвалидлар декадасы уңаеннан Актүбә инвалидлар оешмасы Мөслим, Лениногорск, Сарман, Азнакай районнарында яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашында хәйрия концертлары оештыра. Алар Актүбә, Сарман, районыбыз авыллары тамашачыларын үз чыгышлары белән куандырачак.
-
Азнакай халкы ришвәтчелек турында сөйләде
Дөньялыкта акча барлыкка килгәч үк яралдымы икән бу ришвәтчелек дигәнең, әллә соңракмы - билгесез. Әмма бүген әлеге күренешнең чәчәк атуы беркем өчен дә сер түгел. Бүген ришвәтчелеккә каршы чаралар күрәләр, төрлечә көрәшәләр, аның беренче нәтиҗәләре дә күз алдында. Әле тегендә, әле монда "кул кулны юган" очраклар ачыкланып, гаеплеләргә тиешле җәзасын...