22 октябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакай терлекчеләре шәһәр ярминкәсендә катнашмаган
Узган ярминкәдә 13 эшмәкәр үз хуҗалыгында җитештерелгән продукция тәкъдим итте. Бу көнне барлыгы 136 мең сумлык ит, 47 мең сумлык ашлык һәм фураж, 215 кг бал, 30 кг тавык ите, 6 данә каз түшкәсе, сөт, кәбестә, алма, карбыз сатылган. Мөгезле эре терлек итен бу юлы да читтән - Бакалы һәм...
-
Казан профессоры Азнакай халкын сыер савырга өйрәтте
21 октябрьдә "Марс" ҖЧҖ базасында район авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, зоотехниклары, ветеринар табиблары, осеменаторлары, икътисадчылары һәм сыер савучылар өчен укулар узды. Казан ветеринар медицина академиясе профессоры Наил Сафиуллин машина белән сыер саву техникасы, ветеринария фәннәре кандидаты Идрис Гатин терлекләрне дәвалау серләренә төшендерде. Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан
-
Азнакай фермаларына яшьләр килә
"Марс" ҖЧҖ базасында терлекчелектә 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча семинар-киңәшмә булды. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм баш белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Семинардагылар "Марс" ҖЧҖ фермаларында булып, хуҗалыкта терлекчелек тармагын алып бару технологиясе белән таныштылар. Хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов үзе...
-
Азнакайдан картингист Илфат Садретдинов республика ярышларында җиңүче булды
18 октябрьдә ТР Эчке эшләр министрыгы хезмәткәрләре балалары арасында картинг буенча республика ярышында Азнакай 2 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Илфат Садретдинов үз яшь категориясендә беренче урынны яулады. Казанга ярышка ул 6 нчы сыйныфта укучы энесе Илшат белән бергә бара. Икесе дә техниканы һәм юл йөрү кагыйдәләрен биш бармаклары...
-
Азнакайдан Амур өлкәсенә гуманитар ярдәм китте
Азнакайдан Амур өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм җибәрелде. Әлеге хәйрия акциясе районыбызда август аенда ук башланган иде. Барлык предприятие, оешма-учреждениеләрдә җылы әйберләр, кием-салым, уку әсбаплары җыю оештырылды. Бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Өлкәннәр оекбашлар, бияләйләр бәйләп китерде. Шулай итеп, барлыгы 1 миллионнан артык әйбер җыйналды. Ярдәмне...
-
Азнакайда 300дән артык бала янгын әвәләгән һәм сурәтләгән
Янгын профилактикасы максатында дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге һәм ВДПО районара бүлекчәсе мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яхшы рәсем, аппликация, эшләнмәләргә бәйге игълан иткән иде. Нәниләр бик актив булып чыкты: комиссия адресына барлыгы 300 эш кабул ителде. Кичә янгын сүндерүчеләр җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйгедә катнашкан бер генә бала да игътибарсыз...