22 май 2017 яңалыклары
-
Бөгелмә районында янгында ир-ат һәлак булган
Татарстанның Бөгелмә районында үз йортында чыккан янгында ир-ат һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичә, ягъни, 22 нче май, 18 сәгать 44 минутта, кризислы хәлләрдә идарә үзәгенә, Забугоровка авылында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Низовская...
-
Бүген төнлә һава торышы үзгәрүе көтелә
Һава температурасы -3 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. "Бүген майның соңгы салкын көне түгел. Без салкын фронтның тыл өлешенә эләктек. Көндез һава температурасы 9-15 градуска кадәр җылынса, төнлә һавада да, туфракта да кырау булуы ихтимал", - диде бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең...
-
Азнакайда 26 май – Россия эшмәкәрләре көне уңаеннан, эшмәкәрләр конференциясе узачак
Районыбыз эшмәкәрләре икътисадны үстерүдә, халыкны эш урыннары белән тәэмин итү, хезмәт күрсәтү төрләре, товарларның сыйфатын арттыруда үзләреннән зур өлеш кертәләр. 26 май - җомга көнне, Россия эшмәкәрләре бәйрәме уңаеннан, Мәдәни үзәктә традицион эшмәкәрләр конференциясе була. Барлык эшмәкәрләрне дә чарага көтеп калалар. Башлана 15.00 сәгатьтә.
-
Азнакайның «Калинушка» ансамбле «Каравон» фестивалендә төп сәхнәдә чыгыш ясады. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Лаеш районында узган "Каравон" Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә быел республиканың һәм илнең төрле төбәкләреннән дистәләгән иҗат коллективы катнашты. Азнакай Мәдәният йорты каршында Тәзкирә Хөсәенова җитәкчелегендә эшләп килүче "Калинушка" халык ансамбле төп сәхнәдә чыгыш ясады. Бәйрәмдә катнашучылар өчен төрле тематик мәйданчыклар, конкурслар, уеннар да оештырылган.
-
Азнакай яшүсмерләренә чит кеше әйберсенә кагылырга ярамавын аңлаттылар
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә яшүсмерләр өчен хокук бозулар темасына багышланган чара узды. Белгечләр урлашырга, чит кеше әйберсенә кагылырга ярамавын, моның өчен закон каршында җаваплылык каралганын аңлаттылар, әлеге тема буенча видеоролик күрсәттеләр.
-
Азнакайда Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин эзләре саклана. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Үзәк район китапханәсендә 7 нче урта мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары белән «Хәтер мәңге саклар» дип исемләнгән чара үтте. Туйкә авылыннан пенсионер китапханәче Фаяз Зәйдуллин балаларны Азнакай районының югалган авыллар санына керүче Сугышлы авылы белән таныштырды. Фаяз абый бу авыл тарихын өйрәнүгә, бу җирләрдә яшәгән кешеләрне эзләүгә күп өлеш керткән...
-
Хөрмәтле Светлана Әхәтовна!
Сезне юбилеегыз белән тәбриклибез. Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен, иң сафын юллыйбыз. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәвегезне телибез. Иң изге теләкләр белән: ТОДК коллективы
-
Котлыйбыз Мифтахова Зөлфия Әмир кызын!
Вахитов совхозында туып, бүгенге көндә Яхшыбай авылында гомер кичерүче кадерле әниебез, әбиебез Мифтахова Зөлфия Әмир кызының 17 май көнне зур гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее. Кадерлебез, җир йөзендә синнән дә якын, синнән дә рәхимле, мәхәббәтле, синнән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген...
-
Котлыйбыз Халикова Нәкыя Сәлим кызын!
Азнакайда яшәүче кадерлебез Халикова Нәкыя Сәлим кызын туган көне - 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Сабыр холыклы, эшчән, һәрвакыт ярдәмчел әниебез! Безнең таянычыбыз, кинәшчебез булуың өчен зур рәхмәт сиңа! Синең укыту-тәрбиягә багышланган 46 еллык хезмәтең "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы", "Татарстанның Атказанган укытучысы" исемнәре, "Хезмәт ветераны" медале белән бәяләнде. Киләчәктә...
-
Өлкәннәргә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы хакында аңлаттылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Яшь барган саен кешенең колагы начар ишетә, күзе начар күрә башлый. Шуңа күрә өлкәннәрдән бу тормышта зур игътибарлылык һәм саклык сорала. Аеруча урамда, юлларда. "Өмет" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге белгечләре биредә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәргә тагын бер кат юл хәрәкәте куркынычсызлыгы нигезләрен төшендерделәр. Алсу Бадыйкова, социаль эш буенча белгеч
-
Азнакайда футбол буенча шәһәр беренчелеге узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Юбилейный" стадионында 2002-2005 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча Азнакай беренчелеге үтте. Ярышларда шәһәрнең 8 мәктәп командасы җиңү өчен көрәште. Турнир нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 2 нче мәктәп командасы беренчелеккә иреште (физкультура укытучысы - Гөлназ Вахитова). 8 нче мәктәп командасы икенчедә (Фәварис Ильясов), 4 нче лицей - өченчедә (Ирина Ихсанова, Гөлнур Камалетднова)....
-
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Латыйповлар иҗаты белән танышты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай районында могҗизалар тудыручы иҗатчылар күп. Тимер чыбык, агач ботагы, үлән, чәчәк, яфраклардан да искиткеч сәнгать әсәрләре тудыра алар. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әнә шундый иҗади гаилә - рәссамнар Руслан һәм Гөлнара Латыйповлар гаиләсендә булып, иҗат әсәрләре белән танышты, аларны шәһәребез урамнарын бизәүдә хезмәттәшлеккә чакырды.