22 май 2014 яңалыклары
-
Азнакайда бердәм дәүләт имтиханнары башлана
Чыгарылыш сыйныфлары өчен кызу урак өсте башланды. 21 майда унберенчеләр татар теле буенча сынау тотты. 26 майда география һәм рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханнары узачак. Ә төп имтиханнар: рус теле - 29 майда, математика 5 июньдә. Быел район буенча барлыгы 357 бала бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Ирекле фәннәрдән укучылар иң...
-
Азнакайда квартал эче юлларын капиталь ремонтлау эшләренә керештеләр
Шәһәр юлларын төзекләндерү эшләре "Торак пунктларында урам-юл торышын норматив халәткә китерү" турындагы Республика һәм муницаль район программалары нигезендә алып барыла. Март ае азакларыннан бирле юллардагы чокырлар ямала. Бу эш билгеләнгәннең 48 процентында башкарылды инде. Шушы араларда юлчылар урам һәм квартал эче юлларын капиталь ремонтлау эшләренә керештеләр.
-
“Маяк” газетасына язылу дәвам итә
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2014 елның 2 нче яртыеллыгына "Маяк" район газетасына язылу дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, газетабызга ярты елга язылу бәясе -474 сум. Редакциянең үзеннән алып китүчеләр "Маяк"ны 264 сумга яздыра алалар. Күпләп язылган предприятие-оешмаларга үз транспортыбыз белән итеп бирү мөмкинлеге дә бар (язылу бәясе - 324 сум). Район газетасына...
-
Азнакайда ползункилар бәйгесе узачак
Бүгенге көндә гаилә кыйммәтләрен саклау - көнүзәк мәсьәлә. Яшь әти-әниләрнең очрашып, проблемаларны уртага салып сөйләшер, бергәләп ял итү мөмкинлеге юк дисәң дә була. Яшьләр үзәге бу юнәлештә эшне җанландырып җибәрергә ниятли: 27 майда 16 сәгатьтә гимназиядә ползункилар бәйгесе оештыра. Анда 1 яшьтән алып яшь ярымга кадәр балалары белән әти-әниләр катнаша...
-
Азнакай судьялары журналистлар белән очрашты
Азнакай шәһәр суды судьяларының районның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашып торуы, суд эшчәнлеген яктырту буенча эчкерсез сөйләшү, киңәшү, газета укучылар, телетамашачы һәм радиотыңлаучыларның сораулары буенча матбугат конференцияләре үткәрү матур традициягә әверелде. Чәршәмбе көнне чираттагы түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды. Суд рәисе, судьялар "Маяк" газетасы, Азнакай телерадио компаниясе журналистларының күпсанлы...
-
Казанда республика олимпиадаларныда җиңүче Азнакай укучыларын хөрмәтләү тантанасы уза
Бүген, 22 майда, Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә төрле фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулаучыларны хөрмәтләү тантанасы узды. Анда Азнакайдан җиңүчеләр Рузилә Вәлиуллина (2 нче мәктәп), Диләрә Хисаметдинова (3 нче мәктәп), Марина Арутюнян (Җиңү бистәсе мәктәбе), Сергей Михайлов (5 нче мәктәп) һәм 12 призер катнашты.
-
Азнакай мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һөнәр сайлады
21 май көнне Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге Актүбә эшчеләр бистәсе гомумбелем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен "Без сайлыйсы юллар!" һөнәри юнәлеш бирү фестивале уздырды. Республика шәһәрләре базасында эшләүче 8 колледж, техникум, вуз вәкилләре бистә укучыларын үзләрендә бирелә торган белгечлекләр белән таныштырды. Фото