22 март 2016 яңалыклары
-
Азнакай шәһәр судының “Фемида” матбугат үзәге һәм “Маяк” газетасының уртак эшчәнлеген бөтен республика өйрәнә
Бүген Азнакай шәһәр судында Татарстан Республикасы судьялар Советы рәисе, Югары Суд рәисе урынбасары Рамиль Шәрифуллин, аның ярдәмчесе Марат Ибраһимов, Югары Судның матбугат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге начальнигы Наталья Лосева, Әлмәт шәһәр суды рәисе Тәлгать Гаделшин, Азнакай район Советының матбугат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге начальнигы Фәрхәт Шәйхулов,...
-
“Балачак” бию коллективы лауреат булды
Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең "Балачак" хореография ансамбле кече төркеме (укытучылары - Миләүшә Зарифуллина) Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" сараенда узган "Сандугач сайрар илем" фестиваленең финал турында III дәрәҗә лауреат исемен яулады.
-
Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча (бер ояга 45 кг сыйфатлы бал) республикада беренче, корт оялары саны буенча икенче урында бара
"Чәй эчәрсез бал белән", - диләр Азнакай умартачылары Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы идарәсендә умартачыларның укулары узды. Алар әнә шулай үзара киңәшеп, уңай тәҗрибә уртаклашып эшлиләр. Биредә алар җитәкчеләргә үз гозерләрен дә җиткерделәр: чәчүлекләрне агулы химикатлар белән эшкәрткәндә саклык чаралары күрү, бал кортлары өчен файдалы культураларны күпләп чәчү һәм башка мәсьәләләрне...
-
1 апрельдән Азнакайда пенсияләр арта
Азнакай Пенсия фонды идарәсе хәбәр итүенчә, 1 апрельдән пенсияләр 4 процентка артачак. Бу эшләүгә һәм эшләмәүгә карамастан, барлык пенсия алучыларга кагыла. 2015 елда эшләгән пенсионерларның страховой пенсияләре исә агымдагы елның августында индексацияләнәчәк.
-
«Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында азнакайлылар югары урыннар яуладылар
«Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы финалистлары арасында зона турында җиңгән Азнакай 6 нчы урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Фиалка Солтангирова һәм 4 нче лицейның физика укытучысы Рөстәм Сәитов та бар. Моннан тыш, Рөстәм Сәитов "Кыюлык һәм ихтияр көче" номинациясендә җиңүче дип табылды.
-
Азнакайда ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тарафыннан район халкын кабул итүгә алдан язылу бара
"Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тарафыннан район халкын кабул итүгә алдан язылу бара. Белешмәләр өчен тел.: 7-01-92.
-
Актүбәдә “Моңлы җыр” бәйгесе узды
Милли хәзинәләребезне барлау, борынгы традицияләребезне дәвам итү һәм яңа талантлар ачу максатларында Актүбә бистәсе Мәдәният йортында менә өченче елын "Моңлы җыр" конкурсы үткәрелә. Бу чараның офыклары елдан-ел киңәя. Быел анда Благодатное авылы үзешчәннәре дә катнашырга теләк белдерде. Конкурс Туган тел көненә һәм бистәнең 60 еллыгына багышланды. Башта учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләрнең...
-
Азнакайда, язның һәр минуты кадерле
Иң җаваплы чор - язгы кыр эшләре башланырга күп вакыт калмады. Һава шартларына карасак, авыл хезмәтчәннәренә максималь кыска срокларда эшкә әзер булырга кирәк. Чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен район хуҗалыкларына барлыгы 467 миллион сум акча таләп ителә. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә районның авыл хуҗалыгы һшм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов...
-
Азнакайлылар, туберкулезнең нәрсә икәнен балаларыбыз кечкенәдән белеп үсәргә тиеш
Туберкулезнең мәкерле авыру булуы турында балаларыбыз кечкенәдән белеп үсәргә тиеш. Әнә шуны максат итеп куйган район үзәк сырхауханәсе табиблары, шәфкать туташлары бу көннәрдә мәктәп укучылары, аларның ата-аналары белән бу чирнең куркынычлыгы, аннан саклану чаралары, диагностика алымнары турында аңлатып, әңгәмәләр үткәреп йөриләр. Шундый очрашулар шәһәребезнең 4нче, 5нче, 3нче, 9нчы һәм коррекция...
-
Азнакайлылар Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә узган Бөтенроссия турнирында, югары урыннар яуладылар
Узган атнада Әлмәт шәһәренең "Татнефть" спорткомплексында Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Почет билгесе орденнары кавалеры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча яшүсмерләр турниры узды. Республикадагы иң эре хуҗалыкларның берсе булган Н.Токарликов исемендәге хуҗалыкның легендар директоры Зөфәр Газиз улының исеме күпләргә яхшы...
-
Азнакай чәкчәге телеңне йотарлык
«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы милли аш-су әзерләүчеләрнең мастер-классларын үткәреп, Азнакай осталары пешергән чәк-чәкнең тәмен бөтен республикага таныткан иде. Хәзер инде аның рецептын бөтен республикага таратып яталар. Ә нигә, мактанырлык та безнең Азнакай чәкчәге белән! Бездәге уңганнар кебек итеп аны авызда эреп торырлык итеп пешерә белергә дә кирәк бит әле! Буралы...