22 февраль 2018 яңалыклары
-
Резеда Шәрипова “ТРның Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” исеменә лаек булды
Хезмәттәшебез Резеда Шәриповага "ТРның Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Маяк" газетасының бүлек мөхәррире Резеда Шәриповага "Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән абруйлы исем бирелде. Хезмәттәшебезне зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа...
-
Азнакай районы делегациясе Казанда тантаналы чарада катнаша
Бүген Казанда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара уза. Бәйрәмгә кадәр һәр муниципаль район делегациясе Җиңү Паркында Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Тантанада Азнакайдан район башкарма комитеты рәисе Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендәге делегация катнаша. Аның составында хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, социаль яклау бүлеге начальнигы Элиза Мәрданшина, әфганчылар,...
-
Азнакай журналистлары республикада сынатмый
Бүген Татарстан судьялар советының узган ел йомгаклары буенча киңәшмәсе үтте. Шушы ук утырышта ТР суд системасының эшчәнлеген яктыртучы журналистлар өчен оештырылган "Ел Фемидасы" иҗади бәйгесендә җиңеп чыгучыларны да тәбрикләделәр. Бу бәйгедә "Иң яхшы язма" номинациясендә хезмәттәшебез - "Маяк" газетасының бүлек редакторы Лиза Нурлыева махсус призга лаек булды. Азнакай телевидениесе коллективы...
-
Азнакайда Франция студентлары тәҗрибә туплый
Франциянең Шамони шәһәреннән педагогик университетта белем алучы 4 студент 10 көн дәвамында Азнакай районында мәктәпкәчә, башлангыч һәм өстәмә белем бирү системасын өйрәнәчәкләр. Алар мәгариф өлкәсендә халыкара алмашу кысаларында килгәннәр. 22 февральдә французлар Азнакай 2 нче урта мәктәбендә Туган тел көне уңаеннан оештырылган район семинарында катнаштылар, ачык дәресләрдә булдылар.
-
2017 елда Татарстан авылларында модульле 53 кибет төзелде
Авылларны кибетләр белән тәэмин итү буенча республика программасы узган елдан тормышка ашырыла башлады. (Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2017 елдан Татарстанда модульле сәүдә нокталары төзелеше программасы тормышка ашырыла башлады. Ул авылларны стационар сәүдә нокталары белән тәэмин итү максатын тота. Программаны финанслауга 83,9 миллион сум юнәлтелде. 2017 елда бу акчаларга...