22 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
1 февральдән музейда якташыбыз Дамир Хафизовның күргәзмәсе ачылачак
Яңа бинага күчкән төбәкне өйрәнү музеенда зур җанлылык. Экспозиция заллары әле тулысынча ачылып бетмәсә дә, аларда эшләр бара, чаралар, экскурсияләр үткәрелеп килә. Бирегә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары эзне суытмый. 1 февральдән музейда җирлегебездә яшәп иҗат итүче Дамир Хафизовның күргәзмәсе ачылачак. Рәссамның картиналар дөньясы сезне үзенә дәшә.
-
Азнакай ЗАГС бүлеге “Объектив призмасы аша үбешү” бәйгесе игълан итә
Тиздән Гашыйклар көне дә җитә. Әлеге уңайдан ЗАГС бүлеге "Объектив призмасы аша үбешү" бәйгесе игълан итә. Фотосурәтләр төрле форматта, стильдә булса да ярый, ансы, гашыйкларның фантазиясеннән тора. Иң мөһиме - сезнең мәхәббәт кадр аша да "ташып", "янып" торсын! Иҗади якын килгән, креатив төсмердәге фотосурәтләрегезне ЗАГС бүлегенә китерегез. Бәйгегә йомгак 4...
-
Азнакайда коммуналь хезмәткәрләргә комачаулый торган машиналырны штрафстоянкага эвакуировать итәләр
Урамда кыш хакимлек итә, җәмәгать: көн саен диярлек кар ява, буран уйный. Коммуналь службалар да бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшли. Әмма юл кырларында калдырылган машиналар юлларны чистартуга комачаулый. Коммунальчылар бигрәк тә Хәсәнов урамын кардан арындырганда иза чигә, биредә юлның ике ягы да транспорт белән тулган. "Бу урамга машина куюны тыйган...
-
Татарстанда 13 мең кеше "права"сыннан колак кагарга мөмкин
Татарстанда бурычлары һәм түләнмәгән штрафлары булган 13 меңләп кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Федераль суд приставлары хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, андыйлар исемлеге көн саен тулылана тора. Инде хәбәр ителгәнчә, канун гамәлгә кергәннән соң - 15 гыйнвардан 10 мең сумнан артык бурычы булганнарны йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкинлек туды. "Ә...
-
Нәфис Әхмәт: "Тормыш юлымда гаҗәеп бай тарихлы, кызыклы язмышлы кешеләр белән еш очраштым"
Әхмәтов Нәфис Галимҗан улы (Нәфис Әхмәт) 1956 елның 17 гыйнварында Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 1971 елда авылда сигезьеллык, 1973 елда Азнакайның беренче урта мәктәбен тәмамлый. 1973 - 78 елларда Алабуга мәдәният-агарту училищесының режиссура факультетында укып, драма театры коллективы режиссеры дипломы, соңрак Казан дәүләт университетын тәмамлап, журналист дипломы ала....
-
Йосыф Сәхапов: “Судья – законга таянып, гадел хөкем итүче”
Йосыф Җәмил улы Сәхапов - 1966 елның 11 гыйнварында Әлмәт районының Түбән Абдул авылында туа. 1984-86 елларда хәрби хезмәт үтеп кайткач, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга кереп, аны 1992 елда тәмамлый. Бер ел Казан шәһәренең Совет районы судында консультант, аннары дүрт ел шунда судья булып эшли. 1996 елда аңа...