21 декабрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай әниләре солдат егетләребезгә Яңа ел котлавы юллады. Фоторепортаж
Бүген "Ак калфак"ның район оешмасы ханым-туташлары илебезнең төрле почмакларында хәрби хезмәт үтүче егетләребезне районның бөтен аналары исеменнән якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, аларга 98 хат язып салдылар. Хәрби хезмәттәге Азнакай улларына хатлар язганда әниләр гаиләдә балалар тәрбияләү, үзара мөнәсәбәтләр хакында да эчкерсез сөйләшеп алдылар. Күңел җылысы салынган, наз тулы...
-
Азнакай районы Кәкре Елга авылы яшьләре бәхетләрен туган җирдә тапканнар. Фоторепортаж
Яшь белгечләр җитмәү - аграр тармакта актуаль проблемаларның берсе. Ә менә "Марс" хуҗалыгында шушы авылда туып-үскән япь-яшь белгечләр җир җимертеп эшләп ята. Күрсәткечләре дә яхшы: бер сыердан көнгә 15 литрга якын сөт савалар, терлекләрнең баш саны артканнан-арта бара. Биредә балаларда малларга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелә, элек-электән "Тулпар"...
-
Уразайның уңган кызлары
"Чатыр тау" хуҗалыгы коллективы көндәлек акча бирүче терлекчелек тармагына аеруча зур игътибар бирә. Хуҗалыкта ике елга җитәрлек сыйфатлы терлек азыгы әзерләнгән. Сөт савып алу буенча район хуҗалыклары арасында алдынгылар рәтендә баралар. Бер сыерга уртача 14әр литр сөт савыла. Фермалар чиста, яхшы җиһазландырылган, терлекчеләр өчен бар шартлар да тудырылган. Биредә әлбәттә,...
-
Азнакайлылар газетага язылып телевизор ота ала
Хөрмәтле азнакайлылар, исегезгә төшерәбез, «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең «Газета-журналларга язылып, телевизор от!" акциясе дәвам итә. Бәйгедә катнашу шартлары бик гади. "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең өч һәм аннан да күбрәк басмасына, шул исәптән, "Маяк"ка язылырга һәм аларның квитанция күчермәләрен агымдагы елның 30 декабренә кадәр, "Акция" билгесе белән, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт яисә...
-
Азнакай энергетиклары һөнәри бәйрәмнәрен зур уңышлар белән каршылый
22 декабрьдә энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Азнакай район электр челтәрләре һәм Әлмәт электр челтәре бүлекчәсенең югары көчәнешле подстанцияләр районы коллективы халыкны ышанычлы, өзлексез һәм сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итүдә зур җаваплылык тоеп эшлиләр. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә бүлекчә "Әлмәт электр челтәре" җәмгыятенә караган бүлекчәләр арасында алдынгылар рәтендә бара,...
-
Азнакайлылар, бәйрәм ярминкәсенә рәхим итегез!
Бәйрәм табыннарына үз җирлегебездә җитештерелгән, сыйфатлы һәм файдалы продукция аласыгыз килсә, 24 декабрь, шимбә көнне, 8 сәгать 30 минутта Азнакай "Алтын алка" боз сарае каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында узачак авыл хуҗалыгы ярминкәсенә рәхим итегез! Анда ит, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак....
-
Азнакайның ялгызлары, сезне парыгыз эзли!
Әгәр Сез әле дә ялгыз һәм үзегезгә пар эзлисез икән, ул чагында Сезгә туры юл - "Пар канатлар" клубына! 23 декабрьдә 17.30 сәгатьтә сезне ЗАГС бүлегенә Яңа ел алды очрашуына чакырабыз. Бәлки Сез эзләгән кеше янәшәдә генә йөри торгандыр. Бу чорның могҗизалар, көтелмәгән вакыйгаларга бай булуы хакында онытмагыз! Күктәге йолдызлар...
-
Азнакайда мили мәгарифне үстерү буенча фикер алыштылар
Милли телдә белем һәм тәрбия бирү системасын камилләштерү, туган телне өйрәтү, мәдәни-тарихи мирасны яшь буынга җиткерү максатларында республикабызда милли мәгарифне үстерү Концепциясе расланды. 20 декабрьдә мәгариф идарәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев катнашында мәгариф, мәдәният, яшьләр идарәләре һәм мәгълумат чаралары вәкилләре белән аның буенча фикер...
-
Азнакайлылар спорт туризмында да сынатмый
16-18 декабрь көннәрендә башкалабыз Казанда укучылар арасында спорт туризмы буенча "Залинг-2016" бәйгесе үтте. ТР Беренчелегендә республиканың район-шәһәрләреннән һәм Ижевск, Чайковск (Удмуртия), Мари-Элдан барлыгы 350 укучы катнашты. Бу мәртәбәле бәйгедә безнең районнан төрле яшь категориясендә дүрт команда чыгыш ясады. Беренче көнне укучылар шәхси беренчелектә көч сынашты, аларның нәтиҗәләре буенча командаларга урыннар...