21 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Хуҗалык шундыйларга таяна
- Безнең алтын баганабыз ул, - диләр "Марс" хуҗалыгында механизатор Илшат Хөсәенов турында. Иртә яздан «К-744» тракторы белән чәчү эшләренә чыгып китә. Аннан соң җир эшкәртә башлый. Техниканы перчатка алыштырган кебек кенә алыштыра Илшат Инсар улы. Берсеннән төшә, икенчесенә утыра. Җәен, сусыл терлек азыгы өлгергәч, «МТЗ-83» тракторына утырып ала һәм...
-
“Азнакай калачына” иң зур өлеш кертүчеләр
Азнакай игенчеләре 135 мең тонна югары сыйфатлы бөртекле ашлык җитештереп, республика күләмендә алдынгы урында барсалар, аның 41 меңнән артык тоннасы "Азнакай"АФ" җәмгыяте уңганнары өлеше. Район хуҗалыклары арасында да иң күп ашлык үстерүчеләр алар. Уртача иген уңышы 22,5 центнер тәшкил итә. Ә арышның кайбер сортларыннан 31 әр центнер чыккан. Агрофирма районның...
-
Иминлегебез үзебездән тора
Кызганычка каршы, салкын кыш айларында янгын чыгу очраклары арта төшә. Бу аңлашыла да, салкыннар башлануга, халык мич, электр җылыту приборларыннан файдалана башлый, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре еш бозыла, янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Гади генә кагыйдәләрне үтәмәү дә күп вакытта аянычлы нәтиҗәләргә китерә. Ел башыннан район территориясендә 36 янгын чыгу очрагы...
-
Көзге боз да алдаучан була
Көннәр суытып, елгаларда боз ката башлаган чорда кеше гомере һәм сәламәтлегенә аеруча зур куркыныч яный. Көзге бозның ышанычсыз булуын онытып, кайберәүләр боз аша үтеп юлны кыскартырга теләсә, икенчеләре әле ныгымаган боз өстендә тимераякта шуарга төшә һ.б. Үзебезнең саксызлык аркасында без гомеребезне куркыныч астына куябыз түгелме? Көзге боз беренче карашка гына...
-
Хөрмәтле коллегаларыбыз –телевидение хезмәткәрләре
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Бөтендөнья телевидение көне белән ихластан тәбрик итәбез! Менә шактый еллардан бирле без сезнең белән азнакайлыларга ил, республика, район яңалыкларын оператив яктыртып баруда, тормышның сәяси, икътисади, социаль һәм рухи якларын чагылдыруда кулга-кул тотынып, максатларны уртак итеп эшлибез, даими элемтәдә яшибез. Кадрдагы һәм кадр артындагы барлык хезмәткәрләргә яңа...
-
Сәламәтлек өлкәсендә битарафлыкка юл юк
Районыбыз өлкәннәрен иң кызыксындырган, борчыган тармак, тәгаен, медицинадыр. Һәрхәлдә, сишәмбе көнне район ветераннар советының үзәк сырхауханәдә үткән күчмә утырышыннан әнә шундый фикер калды. Утырышта район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, баш табиб һәм аның урынбасарлары, бүлек мөдирләре катнашты. Аны алып барган район ветераннар советы рәисе...