21 октябрь 2015 яңалыклары
-
Сөт булса, яшәргә була
«Икмәк булса, җыр да була» дигән танылган гыйбарәне «Сөт булса, акча да була» дип әйтергә ярата терлекчеләр. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында төп табышны нәкъ менә шушы тармак китерә. Продукция алуны арттырмыйча, хуҗалыкның үсешенә дә, яхшы хезмәт хакына һәм эш шартларына да өметләнеп булмый. Бу чәршәмбедә, ягъни 21 октябрьдә «Азнакай» агрофирмасының...
-
Азнакай районында терлекчелек буенча зона семинары узды
Бүген «Азнакай» агрофирмасының Тымытык бүлекчәсе базасында терлекләрне кышлату мәсьәләләренә багышланган зона семинары узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты. Ул республикада терлекчелек буенча 9 айлык эшчәнлеккә йомгак ясады. Әлмәт, Лениногорск, Чирмешән, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Азнакай районнарының бу тармак белгечләре алдына продукция җитештерү күләмен арттыру...
-
Төн чыкканчы – йон чыккан
Шулай, җәмәгать, кайчак аптырашка каласың: син әле кичә генә кибеттә бер әйбергә күргән бәя, икенче көнгә хәйран үсеп тә куйган була. Ә иң кызыгы шунда - бәянең нилектән артуы хакында соравыңа анык кына җавап та таба алмыйсың. -Шәһәрдәге зур сәүдә йортларының берсендә торт алдым, - дип сөйли танышым. - Витринада...
-
Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре…
Яшьләре йөздән арткан әби белән бабай аерылышырга килгән. "Нигә аерылышасыз?" - дип сорагач, бер-берсен яманлап киткәннәр болар. "Ни эшләп бу кадәр гомер бергә яшәдегез соң, элегрәк аерылышмадыгыз?" - дигәннәр. "Балалардан оялдык, алар үлеп беткәнне көттек", - дигән картлар. Бу кызык та, кызганыч та мәзәкнең төбендә асыл бер хикмәт ята. Хәзерге...
-
Эфирда – Евдокия Калинина!
Район ветераннар советы әгъзасы, СССРның Мәгариф отличнигы, шәһәрнең почетлы гражданины Евдокия Калининаны җирлегебездә белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр! Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә актив тормыш белән яши. Әледән-әле мәктәп укучылары белән очрашып тора, ялгыз өлкәннәрне дә игътибардан читтә калдырмый, аларның тормыш-көнкүреш проблемаларын чишәргә ярдәм итә. 87 яше белән...
-
Азнакай районында “Без сәламәт тормыш яклы” дигән конкурс старт алды
Авыл мәдәният учаклары арасында ел саен үткәрелә торган "Без сәламәт тормыш яклы" дигән конкурс старт алды. 16 октябрьдә -Урсайда, 20 октябрьдә Сарлыда зона турлары узды инде. Жюри төп игътибарны иҗат төркемнәренең һөнәри осталыгына, костюм һәм декорацияләргә, чыгышларның кабатланмас һәм бай булуына бирә. 5 ноябрьдә Сәпәй мәдәният йорты бәйгегә йомгак ясау...