21 июнь 2017 яңалыклары
-
Азнакай муниципаль районы иҗтимагый советы шәһәрнең мәктәп яны лагерьлары эшчәнлеген тикшерде. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакайның балалар иҗтимагый советы әгъзалары киңәшмә-семинарга җыелды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Районның балалар иҗтимагый оешмаларын, хәрәкәтләрен җитәкләгән егетләр-кызлар бүген башкаладан килгән кунак - республиканың региональара волонтерлар хәрәкәтенең координаторы Антон Актуганов белән очрашты. Бөтенроссия гранты откан җәмәгать активисты районнарды волотерлар үзәкләре төзүдә ярдәм итә, бу нәүбәттән укучылар һәм яшьләр лидерлары белән өйрәнү-тәҗрибә уртаклашу семинарлары үткәрә.
-
“Маяк”та кунакта – лагерьларда ял итүчеләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай шәһәре гомумбелем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балалар "Маяк" газетасы редакциясендә еш кунак булалар. Аларга бездә барсы да кызыклы: газетаның ничек эшләнүе, биредә кемнәр хезмәт куюы, 87 еллык тарихы, бай экспонатлар тупланган музее... Очрашу вакытында үзләренең дә ничек ял итүләре, ниләр белән мавыгулары...
-
Азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты кабул итә
"Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тарафыннан район халкын кабул итүгә алдан язылу бара. Белешмәләр өчен тел.: 7-01-92.
-
Азнакайда «Трактор-Прицеп» операциясе бара
Районда 7 июльгә кадәр "Трактор-Прицеп" профилактик операциясе үтә. Бу көннәрдә ТР дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге һәм ЮХИДИ бүлеге вәкилләре тракторларның, үзйөрешле авыл хуҗалыгы һәм юл салучы башка төрле машиналарның ничек файдаланылуын, аларның тиешле документлары булу-булмавын тикшерәләр. Кагыйдәләр бозылган очракларда административ җаваплылык каралган.