21 апрель 2017 яңалыклары
-
Синоптиклар, якшәмбегә җылытачак, дип фаразлый
Республиканың күпчелек районнарында җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә. (Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге ял көннәренә һава торышы турында мәгълүмат җиткерде. Республиканың күпчелек районнарында җепшек кар һәм яңгыр булуы көтелә. Температураның еш үзгәрүе сәбәпле юлларда бозлавын хасил булуы ихтимал. 22 апрель көнне Казанда һәм...
-
Азнакайда рәссам Фәрит Газизулинның күргәзмәсе ачылды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Төбәкне өйрәнү музеенда рәсам Фәрит Газизуллинның күргәзмәсе ачылды. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев катнашты. Ул рәссамның эшләренә чын-чынлап соклануын белдерде һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары теләде.
-
Азнакайның яшь гражданнары паспортлы булды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Төбәкне өйрәнү музеенда ундүрт яше тулган азнакайлыларга төп документ - паспортлар тапшырылды. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов укучыларга лаеклы алмаш булып үсүләрен, тырышып укуларын, туган җирләрен яратуларын һәм хөрмәт итүләрен теләде.
-
Азнакайның яшь шагыйрәсе Инзилә Хөсәенова гран-при яулады!
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге оештырган "Илһам" яшь иҗатчылар бәйгесендә Гран-прины Азнакайның 8 нче мәктәп укучысы Инзилә Хөсәенова яулады. Аңа бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов тапшырды.
-
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин “Татарстан-24” телеканалында чыгыш ясады. ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
"Главные новости" сәхифәсе районыбызның социаль-икътисадый үсешенә багышлана. - Соңгы елларда районыбызда бик күп эшләр башкарылды һәм башкарылып килә. Боларның барсына да иң беренче чиратта Президентыбызның ярдәмендә, Республика программаларын тормышка ашырып ирешелде. Районның, шәһәрнең үсешендә нефтьчеләребез керткән өлеш бихисап, без аларга бик рәхмәтле, - диде район башлыгы әңгәмә барышында. Ул шулай...
-
Азнакайлыларны Нефтьчеләр урамын төзекләндерү буенча фикер алышырга чакыралар
24 апрель көнне 17.00 сәгатьтә Мәдәни үзәктә (Шәйхетдинов урамы, 6 в йорт) шәһәребезнең Нефтьчеләр урамын төзекләндерү буенча проект семинары уздырыла. Мәгълүм булганча, очрашуның беренчесе 9 мартта уздырылган иде. Анда күп кенә шәһәрдәшләребез катнашып үз тәкъдимнәрен белдерде. 24 апрельдә исә архитекторлар азнакайлыларны проект буенча фикер алышырга чакыра. Нефтьчеләр урамын сез ниниди...
-
Азнакайның “Юлдаш” агитбригадасы ветераннарга шатлык бүләк итте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Язгы игелекләр атнасы" кысаларында "Юлдаш" агитбригадасы "Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү һәм Актүбәдәге картлар һәм инвалидлар йорты ветераннарына концерт куйдылар.
-
Бүген “Татарстан-24” телеканалында Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән әңгәмә күрсәтелә
Бүген 13.30, 15.30 һәм 19.30 сәгатьләрдә "Татарстан-24" каналының "Главные новости" сәхифәсендә эфирга район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән әңгәмә чыгачак. Ул районның социаль-икътисадый үсешенә багышлана.